Мин татар баласы сочинение

Милләтемнең татар баласы мин.

Милләтемнең асылташы мин ,
Гаиләмнең йөзек кашы мин ,
Чал тарихлы Казан кызы мин,
Мәдәни кыйммәтләрне саклап,
Милләтемне алга сөрүче дә -мин.

Мин татар кызы, татар баласы, һәм татар булуы ул узе бер бәхет диеп уйлыйм. Чөнки үземнең телемне бик яратам, Татар телендә ирекле сөйләшәм, татар телендэ җырлыйм, татар телендә телевидениядә, балалар өчен тәүлек әйләнәсендә эшли торган «Шаян ТВ» каналында, тапшыруларда катнашам. Чынлап та, «үз телен белгән кеше бик күп уңышларга ирешер»-дип уйлыйм. Минем татар телен яхшы белуем әни белән әтидән килә. Без гаиләдэ гел татар телендә сөйләшәбез, һәм тел белүнең төп нигезе- гаилә — дип уйлыйм. Әгәр дә гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә татар телендә соөйләшмәсәк, ул татар теле бетергә дә мөмкин. Минем уйлавымча, туган телне яраттыра белергә, популярлаштырырга кирәк. Безнең республикабызның җитәкчесе Рөстәм Нургалиевич Минниханов бу эштә башлап йөри. Бу телевидениедә балалар каналын ачуы призидентыбызның фикере һәм ярдәме булды. Балалар кечкенәдән татар телен ишетеп, татар телендә сөйләшеп үсәргә тиеш.

Безнең Казанда төрле бәйгеләр дә уздыралар . Иң яраткан татар теле бэйгесе -«Дулкыннар» бәйгесе. Монда җырлар, нәфис сүз белән бәйләнгән бәйге үткәрәләр. «Дулкыннар» ел саен безнең үзебезнең телне саклап калуга , һәм телебезне үстерүгә өлеш керткән олы шәхесләргә багышлана. Алар арасында бик танылган Г Тукай, Р. Валиев, Ф Яруллин, Н Җиһанов, Р Яхин , Н Исәнбэт .

Идел яшьләр үзәге ул бөтен татар балаларын берләштерә. Бик күп лагерьлар оештыра. Мин ул лагерьларда актив катнашам. Анда без татар балалары белән генә түгел, чит республикалардан килгән балалар белән дә аралашабыз. Татар телен бик яхшы белмәсәләр дә, безнең белән аралашкач: «Мин татарчаны ныклап өйрәнәм әле»,- диеп кайтып китәләр. Мин алар белән татар телендэ генә сөйләшергә тырышам, чөнки без туган телебездә сөйләшә торган яшьләр, шуңа күрә бер мохит кирэк. Менә «Дулкыннар» һәм ШАЯН ТВ татар мохитен тудыра.

Без татар мәдәниятен, татар сәнгатен үстерергә тиеш. Аны үстерү өчен, балаларга да тырышырга кирәк, үзеңнең өлешне кечкенәдән кертергэ кирәк!

Әлбәттә, милләт бит ул җыр белән, биюгә генә әйләнеп калмый. Без милли үзәкне дә үстерергә тырышырга тиеш. Милли үзаң ул,минемчә, үзеңнең миллэтенне, телеңне популярлаштыру. Башка илләргә барсак та, горурланып сөйлим Татарстан турында, Казан турында, татар милләте турында.

Татар милләтенең күп кенә шэхесләрен чит илләрдә дә беләләр. Кибетләргә керсәк тә, татар телендә жырлар яңгырый. Аннан соң аэропортыбызга да Габдулла Тукай исемен — бөек шагыйребез, күренекле шәхесебез исемен бирделәр. Килеп төшүгә, белдерү ясыйлар. «Сез Тукай исемендәге аэропортка килеп төштегез»,-дисәләр, барыбыр кызык бит, ничек матур яңгырый. Әлбәттә, кешеләр кызыксыналар.

Лагерьда танышкан, чит регионда яшәүче дусларыма татар телендәге шигырьләрне җибэрэм. Смс-лар белэн аралашканда да, инстаграмда да- татар телендә генә язарга тырышам.

Ә безнең милләтебезнең киләчәге бик зур. Безнең Республикабызда шундый милли сәясәт бар- ул китаплар. Мин бик яратып китаплар укыйм . Мәсәлән, Г. Әбсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәрен бик яратып укыдым. Анда төрле геройлар аша , без тормышка күз салабыз, тормышка өйрәнәбез, анда гыбратле хәлләр бар. Миңа бик ошый.

Безнең Ш. Мәрҗани, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдинов бар. Алар да милләтне үстерүгә зур өлеш керткәннәр бит инде. Мәсәлән, Ш. Мәрҗәнинең тууына 200 елга багышланган хәбәләре булды. Мин анда катнаштым. Бик күп кызыклы хәбәрләрне тыңлап утырдым.

Кайсы яктан гына алсаң да, татар ул булдыра , өлгерә. Мәсәлән, фигуристка Алинә Заһитова, без аның белән яшьтәшләр. Мин аның өчен шатландым. Ул татар кызы, үзе Ижевск шәһәрендэ яши.

Мәскәү шәһәрендэ Алсу җырчы быз. Ул кая барса да, татар жырларын да җырлый. Мин аның җырларын өйрәнәм.

Аннары Равиль Фәгдиев, Америкада яши, татар шәхесе.

Миңа бик охшаган сәясәтчеләрем бар, ул Минтимер Шәрипович Шәймиев, ул Болгар, Свияжскины төзекләндерүгә зур өлеш кертте.

Татар гимназияләре бар, анда бәйрәмнәребезне үткәрәбез. Мин, мәсәлән, Каз өмәсен яратам. Без бик еш авылга кайтабыз һәм каз өмәләрендә катнашабыз, казларны йолкып, жырлый-жырлый, аларны чишмэлэрдэ юып, кыймаклар пешереп, бик кызык итеп уткэрэбез. Бу горуф гадәтләрне саклап калу, онытмау.

Безнен милләтебезне аерып тора торган киемнәрне яратам. Минем бик куп мили бизәкле кулмәкләрем бик куп. Аларны яратып Татар телендәге бәйгеләренә, концертларга киям. Минем кулмэклэр белән, башка милләт дусларым да кызыксына…Милли аяк киемнәрен бик яратам. Киеп йорим.

Безнен милләт хатын-кызлары кул эшенэ бик осталар : матур тегәләр, матур чигэлэр, бәйлиләр. Мин дэ Кул Шэриф мэчете рәсемен чигеп рамка оченә куеп, диварга олдем.

Безнен милләт бик кочле милләт. Юкка гына мени Г.Тукайә йткән : «Халык кочле ул, зур ул»-дип. Милләтемнең киләчәге якты, һәм ул өметле яшьләрдә.

Автор материала: К. Назмиева (1 курс)

Туган тел турында инша

Вложение Размер
tugan_telem.docx_sochinenie.docx 12.58 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телем – татар теле.

Татар теле ул – Тукай теле. Аның шигырьләрендә

Туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәт

белән үрелеп килә. Шуңа күрә да туган телне

ярату ватанга тугрылыкка , ата – анага яратуга ,

хөрмәт итүгә тиң . Туган үскән илнең якынлыгын,

Ватанның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Туган тел хезмәт белән бергә кешене

үстерә , аңа Ватанның тарихын белергә ,милли

сәнгатен аңларга , яратырга ярдәм итә.

Туган тел ! Бу сүз һәркем өчен кадерле , газиз!

Минем туган телем – татар теле. Тугач та әнием-нең назлы итеп “ балам “ дигән сүзен туган телен-дә ишеткәнмен.

Минем туган теленнән дә матур тел юктыр ул.

Бу минем сүзләр генә түгел.Туган тел ! Анардан

да көчле , татлы , назлы , ләззәтле тел бармы икән?

Минем туган телем – җырдай моңлы татар теле.

Әбиемнең бишек җырларыннан туган телемнең

матурлыгын , кыйммәтен аңлап үстем.

Һәр кеше үз туган телен сөяргә , яратырга

тиеш . Әгәр кеше туган телен сөймәсә ул туганнарын да яратмас. Туган телем нурлы кояш сыман бөтен дөньяга яктылык , җылылык тарата.

Туган тел ! Һәркем өчен газиз бу. Чөнки тел –

тормыш чыганагы , белем чишмәсе. Тел ул зур бер

кибет кебек : анда һәркем үзенә ни дә булса таба.

Тел кешегә бер – берсен аңларга , бер – берсең теләк, максатларын, уйларын белергә ярдәм итә. Ул –

Ватан , туган җир , ата – ана сүзләре белән янәшә

бергә торган бөек , изге һәм кадерле сүз!

Һәм минем әйтәсем килгән фикерем :

“ Балалар ,өлкәннәр , миләттәшләр! Туган телне яратыгыз , хөрмәт итегез , ул телгә сөеп карагыз!”

Источник: nsportal.ru

Иншалар: Дөньяда иң татлы тел – ул минем туган телем!

Редакциягә 1 нче Алексеевск гомуми белем бирү урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә Ходайбиргәнова 21 февраль — халыкара туган тел көненә карата үз укучыларының иншаларын җибәргән. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

— Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе — туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Билгеле булганча, безнең татар телебез — ЮНЕСКО тарафыннан Бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Милләтебезнең дәвамчысы булырлык укучылар бармы икән безнең арада. Әйдәгез, ачыклап карыйк.

Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры — «Туган тел».

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе — «Туган тел».

Һәр кеше өчен иң якыны, иң мөһиме — ул туган теле! Минем туган телем — татар теле. Мин тугач, әниемнең назлы итеп «балам» дигән сүзе дә, беренче тапкыр әйткән «әни» сүзе дә туган телемдә булган. Миңа туган телемдә генә сөйләшергә уңай, чөнки кечкенәдән туганнарым белән туган телемдә сөйләшәм, аралашам.

Туган телебезгә дан җырлаучы язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез бик күп. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй һәм бик күп башка әдипләребез. Аларның әсәрләре аша без туган телебезнең бөеклеген, затлылыгын аңлыйбыз. Матурлыгына, гүзәллегенә сокланып туя алмыйбыз.

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Ул ватан, туган җир, ата- ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!

Алсу Гыймадиева, 8 нче сыйныф укучысы

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.

Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып биргән. «Туган тел» шигыре кешене тормышның бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук башка. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә.Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла.

Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул — халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.

Диләрә Бакирова, 8 нче сыйныф укучысы

Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм Хикәят сөйләгән.

Туган тел турында безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайдан да матур итеп әйтүче юктыр. Күпме мәгънә салынган бу шигырь юлларына.

Минем туган телем — татар теле. Ул миңа бик якын тел, чөнки минем телем татар телендә ачылган. Мин кечкенәдән бу телдә иркен сөйләшәм. Әнием миңа татар телендә бишек көйләре көйләгән, татар әкиятләрен сөйләгән. Хәзер, зур үсеп җиткәч тә, мин татар эстрадасы артистлары җырларын рәхәтләнеп тыңлыйм. Татар халкының кызыклы, бөек шәхесләре, театр дөньясы, сәнгате турында күбрәк белергә тырышам. Мәктәп тормышындагы туган телемә кагылышлы чараларны яратам.

Минем күп кенә дусларым татар балалары. Рус мәктәбендә укуыбызга карамастан, без алар белән татарча аралашабыз. Сыйныфыбызда татар балалары булып та татарча сөйләшә белмәүчеләре дә бар. Минем өчен туган телеңне белмәү — бик кызганыч күренеш. Моның сәбәбе — гаиләдә үз телеңдә сөйләшү мөмкинчелеге булмау, дип уйлыйм. Бу яктан мин үземне бик бәхетле кеше дип хис итәм, чөнки барлык туганнарым белән туган телемдә сөйләшә алам. Һәм шуның өчен дә ата-анама, дәү әниләрем белән дәү әтиләремә рәхмәтлемен.

Чулпан Мирзагалиева, 8 нче сыйныф укучысы

Туган тел — ул минем бер өлешем. Чөнки ансыз мин татар кызы була алмас идем. Туган телемдә мин дусларым белән аралашам. Татар телендә тапшырулар, төрле программалар, кинолар карыйм. Бик матур мультфильмнарны хәтта кечкенә энем дә карарга ярата.

Мин әнием белән концерт, театрларга йөрим. Туган телемдәге моң, көйләргә, биюләргә мин бик гашыйк. Үзем дә җырларга яратам.

Танылган, күренекле татар шәхесләре турында күбрәк белергә тырышам. Туган телемдә язылган бай тарихлы әдәбият белән танышам. Белемемне тагын да үстерәсем, туган телемне камил беләсем килә.

Туган телем минем өчен бик газиз. Ул — иң туган, иң матур, иң татлы тел!

Источник: alekseyevsk.ru

Статья на тему: «Туган телем-назлы гөлем»

Туган тел – һәркем өчен кадерлн булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә.

Просмотр содержимого документа
«Статья на тему: «Туган телем-назлы гөлем»»

Туган телем – назлы гөлем.

Фазлыева Альбина Рәдүс кызы

Дүртөйле шәһәренең 3 санлы гимназиясе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

И туган тел, и матур тел,

Дөньяда күп нәрсә белдем

син туган тел аркылы.

Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп язган. Чынлап та, туган телне ярату – Туган илне, әткәй-әнкәңне ярату белән бер.Юкка гына туган телне ана теле дип йортмиләр шул!

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Туган телне тугач та ишетә һәм өйрәнә башлыйсың, шуңа күрә аны туган тел дип атыйлар да. Әйе, туган тел — иң татлы тел, “Ана теле бер булыр” бу мәкаләдә дә шуны күрәбез. Баласы карынында чагында ук анасы аңа төрле әкиятләр сөйли, җырлар җырлый, аның белән сөйләшә. Дөньяга тугач, бала үзенчә ниндидер авазлар чыгарып ята, аннары җайлап үзенең туган телендә сөйләшә башлый. Ул телгә баланы, башлап аның иң газиз кешесе – анасы өйрәтә, иркәли,юата. Туган телне сөяргә, хөрмәт итәргә, горурланып яшәргә дә ана өйрәтә.

Туган тел! Нинди гүзәл, матур, йомшак, бөек сүз! Һәр милләтнең үз туган теле була: марыйларныкы – марый, чуашларныкы – чуаш, башкортларныкы – башкорт. Ә безнең туган телебез – татар теле! Әйе, татар теле: җырдай моҗлы, кызлар кебек шат чырайлы, ачык йөзле татар теле. Ул бик борынгы һәм бай телләрнең берсе, шуңа күрә без аның белән горрланып яшәргә тиешбез. Туган тел турында берсеннән-берсе матур шигырьләр, җырлар, мәкальләр бар. Шагыйрь Наҗар Нәҗми “Туган тел” шигырендә шундый матур юллар яза:

Туган җирең – Идел буе

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел,

Тәмле дип: телең йотма!

Туган телне онытма!

Нинди сихри юллар бу! Дөньяда һәр кеше үз телен яхшы белеп, аңа хезмәт итәргә тиеш, бозмаска, телне саф, чиста итеп куллана белергә тиеш. Тел – кешенең юлдашы гомерлеккә! Кеше беренче чиратта үз телен әйбәт белергә тиеш, ә аннан инде бүтәннәрен. Хәзерге вакытта туган телне онытучылар, бозучылар да күп. Мондый кешеләр безнең телебезне ямьсезлиләр, чит тел сүзләре кушып сөйләшәләр. Бу бик начар хәл. “Инсафлының теле саф”, — диләр бит.

Акыллы, тәртипле кеше, минемчә, беркайчан да үз телен бозмаячак та, онытмаячак та. Рәхәтләнеп үз туган телеңдә сөйләшү – үзе бер бәхет түгелме соң?

Туган тел – һәркем өчен кадерлн булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә. Шуңа күрә туган телне буыннар арасында югалтмыйк.

Источник: kopilkaurokov.ru

Сочинение на тему «Туган телем — иркә гөлем»

Әзерләде: татар теле һәм әдәбият укытучысы Мигушина Вера Ефимовна

«Туган телем — иркә гөлем»

Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Мин татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны. булган горур милләт баласы мин.

Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. Чиста, саф татар телендә сөйләшәм, Татарстан җирендә яшим.

Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем халкым?! Тукай сүзләре белән әйткәндә:

Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән;

Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

Сыналган-сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән.

Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә. Татар моңы-җыры җир шарының төрле почмакларында яңгырый. Халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе: мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга күтәрә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы — үзе бер тылсымлы дөнья. Без тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендә яткан тирән кичерешләребезне, хыялыбызда гәүдәләнә торган изге теләкләребезне белдерәбез.

Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте аша керә. Сабыйга иң якын кеше — аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә «әннә». Һәр халык үз телен яратып «Ана теле» дип атый.

Ана теле һәрвакытта беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Безнең төп бурычыбыз — үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиешбез.

Әйе, милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз. Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу максатыннан, татар язучыларыбыз гаҗәеп гүзәл әсәрләр иҗат иткәннәр.

Источник: for-teacher.ru

Иң татлы тел − туган тел, Анам сөйләп торган тел (Инша)

И туган тел, и матур тел!

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы.

Мин − авыл баласы. Кечкенәдән җырлы, моңлы, гаҗәеп гүзәл табигатьле авылда үсеп киләм. Авылымның челтерәп аккан чишмәләре, бормалы инешләре, шаулап торган серле урманнары, игеннәргә бай басу-кырлары, газиз кояшның беренче нурларын каршылаучы мәчет манарасы − болар минем йөрәгем түрендә. Чөнки мине әти-әнием, укытучыларым туган якның матурлыгын аңлый белүче, туган телен яратучы, аңа гашыйк булган кеше итеп тәрбияләргә тырышалар. Үз халкымның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре каныма сеңә. Бигрәк тә, киләчәктә татар теле һәм аның үсеше өчен зур эшләр эшлисем килә.

Ана һәм Туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Мин үзем «ана сөте белән» дигәнне дә «ана теле» дип ишетәм. Мәгълүм мәкальне дә: «Ана теле белән кермәсә, башка тел белән кермәс», − дип аңлап була. Күрче, татарда бит туган тел дип тә, ана теле дип тә әйтелә. Кешегә нәселнең, халкының асыл сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Бала табу вазифасын беркемгә дә тапшыра алмаган кебек, баласына тел ачкычы бирү бурычын да ана беркемгә дә ышанып тапшыра алмый.

Әйе, бу эштә әти дә, әби-бабай да, туганнар да, балалар бакчасы да, мәктәп тә катнаша, алар да җаваплы, әмма бала күңеленә тел орлыгы чәчү − бары тик ана җаваплылыгында. Мин үзем − газиз телемне әниемнән мирас итеп алган иң бәхетле кешеләрнең берсе. Югыйсә, кайберәүләр, шактый озын гомер кичереп тә, мондый бәхеткә ирешә алмаганнар, андыйларның фаҗигасен күп ишеткәнем бар.

Гәрчә, бу соңгы елларда ана телебездә уңай якка үзгәрешләр дә булды. Тәрбия эше белән бәйле зыялыларның, аналарның, матбугатның, Туфан Миңнуллин кебек депутатларыбызның тырышлыгы бушка китмәде: татар теле башта Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында декларациядә, аннары Татарстан Республикасы Конституциясендә дәүләт теле буларак рәсмиләштерелде. Иң мөһиме: татар кешесендә ана теле өчен горурлык хисе, аның язмышына карата өмет тойгысы бөреләнеп, шул хисне ачыктан-ачык әйтүдән курыкмау, оялмау үсә башлады. Ә бу адәм баласының иң изге хисе − туган телгә гамьле, хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала; халкыңны, тарихыңны белүдән башкалар теленә хөрмәт белән карау фикере тәрбияләнә.

«Тел − ананың зур бүләге». Мин әни биргән бүләккә бик сөенәм, аның белән горурланам. Юкка гына шагыйрь Сибгат Хәким дә язмышыннан: «. ирекле ит, туган телем белән бәхетле ит, бүтән йөдәтмәм. » − дип үтенмәгәндер. Бишек җырларын тыңлап үскән кеше генә үз ана телен яхшы белә аладыр ул. Мин үзем дә шундый бәхеткә ирешкән бала.

Миңа әнием бишек җырлары урынына күбрәк Г. Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын җырлаган. 3-4 яшькә җиткәндә, бу җырны үзем дә җырлый идем инде. Аны бит миңа әнием өйрәткән, өйрәтеп кенә калмаган, каныма сеңдергән, бу кан бөтен тәнем буйлап хәрәкәт иткән. Шулай булмаса, туган телемне − ана телемне бу кадәр яратыр идемме соң?!

Әнием җырлар җырласа, әтием әкиятләр сөйли иде, ул аларның күбесен үзе уйлап чыгара. Җилле-давыллы кичләрдә бездә еш кына ут бетә. Өйдә ут беткән кич безнең өчен әкиятләр кичәсенә әйләнә. Әтиебез 3-4 сәгать буе әкият сөйли иде. Сабый өчен әти-әнисе канаты астында үз телендә әкият тыңлаудан да зур бәхет юктыр ул.

Бу дөньяда бер генә баланың да бер генә анага да шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сүзләре белән:

Тел, әдәп, әхлак дигәнне өйрәтмәгән хатын,

«Ана» дип аталырга бармы синең хакың?! −

дип әйтергә теле бармасын, җае чыкмасын иде. И-и-и, аналар, тәрбияләп үстергән балагызга сез чын йөрәктән Саҗидә Сөләйманова сүзләре белән:

Йөрәк каным белән Ил бирдем дә,

Күкрәк сөтем белән Тел бирдем,

Саклый алсаң − мәңгелек фатихам.

Җуйсаң, сатсаң − күкрәк сөтем хәрам. −

дип әйтә алсагыз иде, ә без, балалар, сезгә Зыя Ярмәки сүзләре белән болай җавап бирә алсак иде:

Күңелемә алтын кебек сүзләр тезеп киткән әни,

Мин сөйләрмен, әнкәем, илгә синең ул сүзләрне.

И, миңа тойгы сөйләрлек тел биреп киткән әни.

Әтием, әнием − минем өчен иң кадерле кешеләр. Тигез канат, тату гаиләдә үсүем белән дә мин чиксез бәхетлемен. Аларга һәм туган телемә рәхмәтемне үзем иҗат иткән шигъри юллар аша җиткерәсем килә:

Источник: studfiles.net

Татар телем туган телем инша

Тел яшәсә,без дә яшәрбез

Газиз телем гасыр диңгезләрен

Кичә-кичә килгән ерактан.

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй-үзенең милли көе,иң матур,иң кадерле тел-үзенең туган теле.Минем өчен татар теле-әнә шундый.

Туган телем. Синең матурлыгың,синең газизлегең,синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән!Сөекле Тукаебызның «Туган тел”е татарларның гимнына әверелде.Җиде миллионлы татар җырлый аны.Иң борынгы,моңлы, газиз,матур, саф туган телебезгә галимнәр,язучылар, шагыйрьләр дан җырлаганнар,иҗатларын телгә багышлаганнар.

Шагыйр ь Разил Вәлиев тел турында ничек матур итеп әйтә:

Шагыйр ь Ә.Ерикәй «Ике канат” шигырендә:

Туган телем күп еллардан бирле

Мин әйткәнмен татар телендә,-дип язды.

Шагыйрь Госман Садәнең «Ана белән сабый” шигыреннән:

дип язды Харрас Әюп.

Туган телебез татар теле-борынгы hәм hәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе.Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия, стилистик яктан бай тел.Белгәнебезчә, татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе.Бу- туган телебез белән горурланырлык мөhим фактор.

Туган тел туган җир кебек кадерле hәм газиз.Чөнки ул- кеше күңелендә иң нечкә,мөкатдәс хисләр,иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы.Ул- әби-бабай,әткәй-әнкәй теле,дөньяга күзең ачылырга,әйләнә-тирәне танып белергә,чиксез матурлыкларны аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел.

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле : тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар,бер-берсен аңлыйлар,тормыш тәҗрибәләрен hәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар.

Халыкның күп гасырлык рухи тәҗрибәсен саклаучы hәм яклаучы булган туган тел- яшь буынга белем hәм тәрбия бирүдә иң мәшhүр педагог.Туган тел- милли мәдәниятнең аерылгысыз бер өлеше,милли киләчәк нигезе,халыкның яшәгән,яши торган hәм яшәячәк буыннарын бер биеклеккә күтәрә,тарихи яктан бергә бәйли торган җанлы hәм ныклы элемтә булдыручы.”Телен саклаган башын саклар «дип әйтә халык.”Үз телен хөрмәтләгән халыкны хөрмәтлиләр” дигән гыйбәрә бүген дә актуаль булып кала.Бу гыйбәрә ана сөте белән сеңгәндә генә тормышка ашачак.

Ана теле- тою,сизү,йөрәк теле,рухи тамыр.Димәк,аннан,рухи тамырдан, акыл,фикер эшчәнлегенә,белем hәм күнекмәләр туплауга,дөньяны,кешеләрне танып белүгә юл кыскарак.Ана сөте белән кергән йөрәк,сизү,тою теле бул- ганга,аны ана теле,туган тел дип йөртәләр дә.

Баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе-туган тел.

Татар баласының татар телендә сөйләшүе ул-hавада ак болытлар йөзүе,талгын җилдә яфраклар шыбырдашуы,кошлар сайравы кебек табигый,саф hәм матур бер күренеш булса,сөйләшә алмавы-авыр күренеш,кимчелектер.

Саҗидә Сөләйманованың шигъри юлларына күз салыйк:

Йөрәк каным белән Ил бирдем дә

Источник: s6nk.ucoz.ru

Туган тел! Хэркем очен дэ газиз суз бу. Чонки ин кадерле, бернэрсэ белэн дэ алыштыргысыз «эти», «эни», «эби», «бабай» сузлэрен туган телдэ эйтэбез. Туган — ускэн илнен якынлыгы, Ватаннын газизлеген тоярга да безгэ энэ шул туган тел ярдэм итэ. Кеше доньяга беренче аваз салуга аны, аны тудырган ана узенен сабыена туган телендэ «балам» дип эндэшэ. Баланын беренче эйткэн сузе дэ туган телендэ янгырый. Боек Г.Тукай юкка гына узенен ин кадерле кешелэре эти-энилэренэ рэхмэт сузлэрен, алла рухына багышлаган догаларын туган телендэ белдермэгэн.

Тел турында дистэлэгэн, йозлэгэн мэкаль бар. Эле алар да ботен сыйфатларын анлатып житкерэ микэн? Уз теленнен кадрен белер очен, чит иллэрдэ яшэп карарга кирэк. Ана теленнен монын, ahэнен анлау очен, кайвакыт бер бишек жырын ишету дэ житэ. Анын мэгънэ тирэнлегенэ шаккатып, эчке бер лэззэт кичерергэ телэсэн, халыкта йоргэн канатлы гыбарэлэрне исенэ тошер, эдипнен махир калэменнэн чыккан китап сузен укы.

Безнен туган телебез – бик борынгы хэм бай теллэрнен берсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теле торки теллэр гаилэсенэ керэ. Ул башка теллэр арасында узенен эхэнле аваз составы, искиткеч зур сузлек байлыгы, узенчэлекле грамматик тозелеше белэн аерылап тора.

Тел турында янадан-яна китаплар чыгып тора, радиодан, телевидиниедэн тел турында кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да халыкта телнен тарихы, усеше, яшэеше, тозелеше хэм башкалар турында куп санлы сораулар тууга сэбэп була. Шушы сорауларга жавап эзлэучелэр татар теленен нинди бай булуына тошенэлэр, халкыбызнын тарихын ойрэнэлэр. Чонки татар халкынын мен елларга сузылган тормыш тэжрибэсе, уйлары, гадэтлэре, йолалары, кешене шэхес итуче сыйфатлары анын телендэ, образлы сойлэмнэрендэ, мэкаль-эйтемнэрендэ, жыр хэм экиятлэрендэ чагылыш тапкан.

Безнен халкыбызнын кунел жэухэрлэре бары тик туган телдэ генэ сакланып калган. Бары тик туган телдэ алар кунеленнэн торле шигырьлэр, жырлар, язалар чыккан. Шуна курэ дэ безнен шэхеслэребез, галимнэребез, язучы хэм шагыйрьлэребез туган телгэ зур игътибар бирэлэр. Туган теленен кешегэ тэсир коче дэ кочлерэк.

Татар теле узенен усеш дэверендэ торле кыенлыкларны, киртэлэрне утте. Халык купме изелсэ дэ, ана телен саклап калды. Миллэтнен саклануы турыдан-туры телгэ бэйле. Чонки гыйлем алу, анны устеру, доньяны танып белу хэм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсэ, миллэт бетэ, халык бетэ. М.Жэлил, А.Алишнын татар телендэ язылган шигырьлэре фашистларнын корыч ишеклэреннэн дэ кочлерэк булганнар.

Безенен телебез – бик монлы тел. Борынгы татар жырларын тынлаганда, мон безнен кунеллэребезне айкап, тирэн уйларга, кишерешлэргэ сала. Шушы мон халыкнын хэтер кылларына кагыла да, уткэннэрне бугенге белэн тоташтыра. Телене сыгылмалыгы, матурлыгы, монлылыгы композиторлар, шагыйрьлэр очен дэ кирэк. Матур итеп сойлэшэ белгэн кеше матур итеп уйлый белэ, матур итеп уйлый белгэн кеше матур эшлэргэ омтыла.

Телнен нечкэлеклэрен белу очен, аны хэрвакыт куллану кирэк. Кунел байлылыгы жанга телебез аша туплана. Эгэр син уз теленне белмисен икэн, уз халкыннын мэдэниятен, анын рухи байлыгын узлэштерэ алмыйсын. Куп акыл иялэре, галимнэр, язучылар тел турында торле фикерлэр эйтеп калдырганнар. Рус язучысы К.Г.Паустовский болай дигэн: «Уз иленэ булган эхэббэтне уз теленэ булган мэхэббэттэн башка куз алдына китереп булмый. Туган теленэ битараф кеше кыргый. Ул узенен табигате белэн ук зыянлы. Чонки анын телгэ карата битарафлыгы уз халкынын уткэненэ, бугенгесенэ хэ килэчэгенэ битараф булуын белэн анлатыла».

Татар теле – ин матур тел, ин нечкэ, ягымлы, йомшак, татлы хэм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безене буыннар да саф, чиста, боек татар телендэ горурланып сойлэшсеннэр иде!

Туган тел турындагы фикерлэремне шагыйрь И.Гыйлэжев сузлэре белэн йомгаклыйсым килэ:

Источник: student.zoomru.ru

Татар телем туган телем инша

Күңелемә якын итеп

Алган сабак – туган телем.

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.

Кеше дөньяга беренче аваз салуга аны, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә «балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, ала рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.

Тел турында яңадан–яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән тел турында кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан.

Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә алар күңеленнән төрле шигырьләр, җырлар, язмалар чыккан. Шуңа күрә дә безнең шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Туган теленең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк.

Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

М. Җәлил, А. Алишның татар телендә язылган шигырьләре фашистларның корыч ишекләреннән, гильотиналарыннан да көчлерәк булганнар. Бу турыда шагыйрь Р. Фәйзуллин:

Түзем тел ул
Окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда
атылса да, асылса да,
җиңү рухын җуймаган ул.
Гильотина өсләрендә
Яшәү җырын җырлаган ул! –

дип, татар телендә булган югары бәясен бирә.

Туган телебез – татар теле – бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искикеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора.

Безнең телебез – бик моңлы тел. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра.

Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.

Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк.

Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Рус язучысы К.Г. Паустовский болай дигән: «Үз илеңә булган мәхәббәтне үз теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуын белән аңлатыла”.

Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безнең буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде!

Туган тел турындагы фикерләремне якташыбыз шагыйрь И. Гыйләҗев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:

Ул булганда адашмабыз –
Юлым туры, нурлы көнем.
Күз карасы кебек саклыйм
Анам теле – Татар телен!

Источник: ursaevo.ucoz.net

Мин- татар баласы.

Алып баручы малай       Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле. Туган илебез- Татарстан. Аның                                иркен болыннарын, калын яшел урманнарын, мул сулы күлләрен, балык тулы елгаларын без бик яратабыз.

Алып баручы кыз.             Татарстанда яшәвебез, татар кызлары, татар егетләре булуыбыз белән без горурланабыз. Бүгенге бәйрәмебез дә  “Мин- татар баласы.”дип атала.

“Кәләпүшем-калфагым” җыры(Р.Вәлиева сүз.,Л.Батыр-Болгарый көе)

1 нче  бала.                  Татарстан- минем республикам

                                      Башкаласы- Казан каласы

                                      Татарстан туган җирем булгач

                                      Мин буламын татар баласы.

                                      Туган ягымдагы яшеллекне

                                       Гүзәллекне данлыйм, зурлыйм мин

                                       Татарча язам, укыйм, сөйләшәм,

                                       Төрле матур җырлар җырлыйм мин

2 нче бала.                           Борынгы бабаларыбыз: “Белем алу- энә белән кое казу ул”,- дип әйтеп калдырганнар.Димәк, ныкихтыярлы, максатчан, тырыш һәм түземле кешеләр генә белемле була ала. Без шундый булырга тырышабыз, белемгә омтылабыз, күп укыйбыз. Мәшһүр шагыйребез Сәгыйть Рәмиевнең канатлы шигъри юлларын һәрдаим истә тотабыз.

3 нче  бала.                   Безне адәм иткән- уку

                                       Адәмне алга илткән – уку

                                       Илтеп күккә җиткән- уку

                                       Уку, уку, уку.

                                    “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры.

Слайд күрсәтә башлау.

4 нче  бала.                 “Лачын!”- диләр, канат кагып, горур очканга. 

                                      Лачын булсам, җирне, күкне кочар идем,

                                      Мин- татар баласы.

                                     “Ут шикелле!”- диләр, кулы тисә, эш яна

                                      Ут булсам, мин мәңге сүнмәс идем

                                      Мин- татар баласы.

 (Сәхнә артыннан алып баручы кыз сөйли)

                                        Йөрәкләргә рәхәт тула,

                                        Гармунда бер уйнасаң

                                        Телгәли ул йөрәкләрне

                                        Уйный белеп уйнасаң

                                        Нигә гармун чиртә икән

                                        Күңелнең кылларына

                                        Кемнәр генә гашыйк түгел

                                        Туган як моңнарына

(Бер укучы малай гармунда көй уйный)

    5 нче  бала.               Миңа 11 яшь. Мин 7 нче мәктәптә укыйм.дәресләрдә инглиз, татар, рус телләрен өйрәнәм. Ә иң якыны- газиз әнкәм теле- татар теле

6 нчы  бала.                    Татар теле- анам теле

                                          Иң борынгы бабам теле

                                          Буыннардан- буыннарга

                                          Күчеп килгән заман теле

                                          Анам теле- телләр теле

                                          Милләтемнең бердәнбере

                                         Син булганда мин дә исән

                                         Син булганда мин дә тере

7 нче  бала.                   Синдә күңелләр киңлеге

                                        Туган җирем ямьнәре

                                        Синдә- илем иркенлеге

                                        Синдә-  дөнья гамьнәре

                                         Татар теле- Татарстан

                                         Син яңадан калыктың

                                        Син- рухы, көче, намусы

                                         Татар дигән халыкның

“Чын татар егетләре” җыры.

8 нче  бала.                    Тыйнак та син

                                         Тырыш та син

                                         Батыр да син

                                         Матур да син

                                         Киң күңелле

                                         Татар кызы

                                         Кояштан да иртә торып

                                         Җиң сызганып

                                         Зур эшләргә тотынасың

                                         Оҗмах кызы- татар кызы.

9 нчы бала                       Зәңгәр күкне эченә алган

                                           Төпсез сезнең күзләрегез

                                           Дөньяны таң калдырырлык

                                           Айдай сылу йөзләрегез

                                           Барысы да табигатьт

                                           Тыныч, сабыр татар кызлары

                                           Сөелә һәм сөя белгән

                                            Назлы татар кызлары

                                            Горур татар кызлары

“Малай булуы рәхәт” шигыре яттан сөйләнелә.

Малай булып яшәүләре

Бу дөньяда бик рәхәт

Малай итеп тудырганга

Әниемә мең рәхмәт    

     Иртә тарып, кызлар кебек

     Чәчләр үрәсе түгел

     Йөгерәсең, чабышасың

     Гел күтәренке күңел

Болай гына, юри генә

Тартасың кызлар чәчен

Хәтәр малай икәнеңне

Белеп торсыннар өчен

     Ашханәдән иң- иң алдан

     Ризыкны син аласың

     Ә дәрестә сорасалар

     Шундук телсез каласың

Берүк бер дә уйламагыз

Начар малайлар диеп

Без яшибез бу дөньяда

Барлык кызларны сөеп

     Кызлар күрсә иде диеп

     Яхшы эшләр эшлибез

     Тырышабыз, һәрчакта да

     Яхшы булсын йөзебез

(Әби белән бабай керә)

Әби   Бабасы, күр, безнең оланнар җыелганнар ич.Барысы да нинди матурлар. Ә ничек сөйлиләр, телләре телгә йокмый.

Бабасы.   Чү, әбисе, нәрсә диләр?Тәнәфестә әтәчләнәсең, ә дәрестә телсез каласың, диләр түгелме соң?

Әби   Ю-ю-юк, шаярталар бит алар, бабасы.Безнең балалар әдәп төбе- яхшы гадәт икәнне бик әйбәт беләләр. Шулай бит, балалар?

1 кыз.   Әйе, татар балалары тышкы яктан гына түгел, үз- үзен тотышы, кылган гамәлләре, кешеләргә мөнәсәбәте белән дә матур булырга тиеш.Үз- үзеңне тоту кагыйдәләре искиткеч күп. Аларның барысын да берьюлы белеп бетерү мөмкин түгел. Әдәплеккә гомер буе өйрәнәләр.

Бабасы.  Юк, балакаем, ялгышма! Алтыдагы- алтмыш, дип дөрес әйткәннәр. Кечкенәдән өйрәнергә тырышыгыз. Бигрәк дә хезмәт әдәпләренә. Г.Тукай нәрсә дигән? Картаеп беткәч буыннар, эш белү уңайсыз ул! Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Кызлар  Әйе, бабай, самовар кайнады, әйдзгез чәй эчәргә!

10 нчы бала    Кул юам мин ,сөендереп   

                           Баскычтагы комганны              

                           Чәй эчәргә керәбез

                           “Бисмилла “сыз ашамыйм

                            Мин бит- татар баласы.

11 нче бала       Уйнат, уйнат гармуныңны

                            Биесеннәр егетләр

                            Безнең сыйныф егетләре

                            Бар да бөркет кебекләр

Сайрат, сайрат  гармуныңны

Җилкенсеннәр яшь кызлар

Безнең кызлар нурлы йөзле

Әйтерсең лә йолдызлар

           ( Бию башкарыла)

Әби  Рәхмәт, балалар, тәмле милли ризыклар белән чәй эчтек.

1 малай   Әби белән бабайны биетәбезме?

Әби  Бик күңелле булып китте бит әле. Без яшь чактагы җырлар, уеннар искә төште. Ә хәзер без сезгә мәкалләр әйтәбез, ә сез мәкалләрнең икенче өлешен әйтерсез.

Тырышкан табар— ташка кадак кагар.

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз.

Эшләгән ашый, эшләмәгән башын кашый

Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал.

Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле.

 Алып баручы малай       Туган җирем!Матур таңнар

                                              Иленә тиңлим аны

                                              Ул-  минем  Татарстаным

                                               Бар татарның Ватаны

Атсын өчен туган илнең

Һәр таңы матур булып

Үсәбез көрәшче булып

Үсәбез батыр булып

                    (“Татарлар килә”җыры)  

Алып баручы малай       Кирәк булса, әтиләр күк

                                            Утларлар, сулар кичәрбез

                                            Илебезне саклау өчен

                                            Батыр булып үсәрбез.

 Алып баручы кыз.          Әйткән сүз- аткан ук, диләр                

                                             Сүзебездз торырбыз

                                              Укуда да, тормышта да

                                               Гел алдынгы булырбыз.

Без- татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер рәхәт

Яшибез бу җирдә

Бар халыклар белән берләшеп

(Р.Миңнуллин сүз., Р.Әхиярова көенә язылган “Яратыгыз” җыры белән төгәлләнә)

Наталья Вәлитова: «Мин — чын татар кызы»

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының I курс студенты Наталья Вәлитова курсташы Зөһрә Шәриповага «Интертат» башлаган #минтатар сериясендә интервью бирде.

Наталья, сиңа рус исеме кушканнар…

Мин керәшен татары түгел. Карт бабама исем кушканда Барый яки Борис дип исем сайлаганнар, ахыр чиктә Борис дип кушканнар. Ә ул үзенең улына Валентин дип кушкан. Әтием дә үз чиратында балаларына рус исемнәре сайлаган. Минем апам — Инга, абыем — Артём, ә энем — Александр. Безнең гаиләдә бер әни генә татар исемле — Айсылу.

Син нинди диндә?

Мин мөселман кызы. Башкортстанда туып-үстем.

Башкорт телен беләсеңме? Кайсы телне якынрак күрәсең?

Әлбәттә, башкорт телен беләм. Мин аны биш ел дәвамында укыдым. Рус телен, бигрәк тә татар телен якын күрәм. 

ИФМКда татар теле, журналистика белгечлеге буенча укыйсың, монда уку авыр түгелме?

Рус мәктәбен тәмамладым, татар теле атнасына ике сәгать кенә керә иде. Ел башында уку кыен иде. Без, төрле төбәктән булу сәбәпле, һәркемнең үз диалекты бар, үзара аңлашу җиңел булмады. Шулай ук саф татар телендә сөйләшүгә күчү авыррак булды. Хәзер ияләндем инде.

Ни өчен бу юнәлеш буенча укырга уйладыгыз?

Балачактан укытучы яки журналист булырга хыяллана идем, гел шушы юнәлешкә омтылдым.

Төркемдәшләр белән нинди телдә аралашасың? Дуслаша алдыңмы?

Күбесенчә татар телендә, кайчак русча да аралашабыз. Барысы белән дә дуслаштым, әлбәттә.

Шушы белгечлек буенча китүеңә үкенмисеңме? Уку барышында нинди кыенлыклар туды?

Юк, үкенмим. Бу — минем әти-әнием теле. Шулай да күп кенә татар сүзләрен бөтенләй белмәгәнмен икән. Моңарчы минем сүз байлыгым бик әз булганлыгын аңладым.

Белүемчә, син әле татар һәм башкорт эстрадасы җырчылары Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның администраторы да. Ничек шулай килеп чыкты?

2018 елда Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның чыгышы турында социаль челтәр битендә язмам чыккан иде. Аны бик ошатып, татар телендә текстлар язып торучы администратор эшен тәкъдим иттеләр. Менә инде өч ел дәвамында без бергә.

Кайсы телдәге җырларны тыңлыйсың?

Татар, рус һәм инглиз телендә.

Нинди татар йолаларын үтисең?

Барлык татар халык бәйрәмнәрен: Сабантуй, Ай атышлы, Каз өмәсен көтеп алам һәм аларда катнашам. Кулъяулык чиктем әле менә.

Син үзеңне: «Мин — татар», — дип горурланып әйтә аласыңмы?

«Мин — татар», — дип горурланып әйтә алам. Татар баласы булып дөньяга килгәнмен. Үземнең туган телемне бик яратам. Телен саклап калган милләтнең генә киләчәге бар. Татар телен саклап калу һәм үстерү өчен хәлемнән килгәнне эшләячәкмен. Безнең буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде.

Редакциягә 1 нче Алексеевск гомуми белем бирү урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә Ходайбиргәнова 21 февраль — халыкара туган тел көненә карата үз укучыларының иншаларын җибәргән. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

— Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе — туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Билгеле булганча, безнең татар телебез — ЮНЕСКО тарафыннан Бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Милләтебезнең дәвамчысы булырлык укучылар бармы икән безнең арада. Әйдәгез, ачыклап карыйк.

Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры — «Туган тел».

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе — «Туган тел».

Һәр кеше өчен иң якыны, иң мөһиме — ул туган теле! Минем туган телем — татар теле. Мин тугач, әниемнең назлы итеп «балам» дигән сүзе дә, беренче тапкыр әйткән «әни» сүзе дә туган телемдә булган. Миңа туган телемдә генә сөйләшергә уңай, чөнки кечкенәдән туганнарым белән туган телемдә сөйләшәм, аралашам.

Туган телебезгә дан җырлаучы язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез бик күп. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй һәм бик күп башка әдипләребез. Аларның әсәрләре аша без туган телебезнең бөеклеген, затлылыгын аңлыйбыз. Матурлыгына, гүзәллегенә сокланып туя алмыйбыз.

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Ул ватан, туган җир, ата- ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!

Алсу Гыймадиева, 8 нче сыйныф укучысы

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.

Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып биргән. «Туган тел» шигыре кешене тормышның бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук башка. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә.Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла.

Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул — халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.

Диләрә Бакирова, 8 нче сыйныф укучысы

Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм Хикәят сөйләгән.

Туган тел турында безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайдан да матур итеп әйтүче юктыр. Күпме мәгънә салынган бу шигырь юлларына.

Минем туган телем — татар теле. Ул миңа бик якын тел, чөнки минем телем татар телендә ачылган. Мин кечкенәдән бу телдә иркен сөйләшәм. Әнием миңа татар телендә бишек көйләре көйләгән, татар әкиятләрен сөйләгән. Хәзер, зур үсеп җиткәч тә, мин татар эстрадасы артистлары җырларын рәхәтләнеп тыңлыйм. Татар халкының кызыклы, бөек шәхесләре, театр дөньясы, сәнгате турында күбрәк белергә тырышам. Мәктәп тормышындагы туган телемә кагылышлы чараларны яратам.

Минем күп кенә дусларым татар балалары. Рус мәктәбендә укуыбызга карамастан, без алар белән татарча аралашабыз. Сыйныфыбызда татар балалары булып та татарча сөйләшә белмәүчеләре дә бар. Минем өчен туган телеңне белмәү — бик кызганыч күренеш. Моның сәбәбе — гаиләдә үз телеңдә сөйләшү мөмкинчелеге булмау, дип уйлыйм. Бу яктан мин үземне бик бәхетле кеше дип хис итәм, чөнки барлык туганнарым белән туган телемдә сөйләшә алам. Һәм шуның өчен дә ата-анама, дәү әниләрем белән дәү әтиләремә рәхмәтлемен.

Чулпан Мирзагалиева, 8 нче сыйныф укучысы

Туган тел — ул минем бер өлешем. Чөнки ансыз мин татар кызы була алмас идем. Туган телемдә мин дусларым белән аралашам. Татар телендә тапшырулар, төрле программалар, кинолар карыйм. Бик матур мультфильмнарны хәтта кечкенә энем дә карарга ярата.

Мин әнием белән концерт, театрларга йөрим. Туган телемдәге моң, көйләргә, биюләргә мин бик гашыйк. Үзем дә җырларга яратам.

Танылган, күренекле татар шәхесләре турында күбрәк белергә тырышам. Туган телемдә язылган бай тарихлы әдәбият белән танышам. Белемемне тагын да үстерәсем, туган телемне камил беләсем килә.

Туган телем минем өчен бик газиз. Ул — иң туган, иң матур, иң татлы тел!

Әминә Гадиева, 8 нче сыйныф укучысы


К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Обновлено: 09.01.2023

Пожалуйста помогите. Срочно. Сочинение нужно на татарском если не знаете татарский язык можно и на русском «Как я представляю свой русский язык в будущем» Пожалуйста помогите.

Дүрт йөз ел буе

Бу өзек Мәҗит Гафуриның “Татар байрагы” дигән шигыреннән. Шигырьдә татар милләтенең үлемсезлеге, батырлыгы турында языла.

Мин — татар милләтеннән. Үземнең шул милләттән булуым белән горурланам. Аның шундый матур, шундый чиста теле, яхшы кешеләре, танылган галимнәре, атаклы язучылары, җырчылары, дөрес фикер йөртүче җитәкчеләре бар. Димәк, дүрт ярым гасыр иреклектән мәхрүм булып яшәгән, үзенең милли дәүләтчелеге булмаган татар милләте әле югалмаган. Әле мин татар булуым белән горурлана алам икән. Дәреслекләрдә, романнарда, кинофильмнарда, тарихны бозып, татарларны кыргыйлар, мәдәниятсез халык дип күрсәтү тормышка ашмаган. Милләтебез яши. Аның киләчәге бар. Моңа һәм милләтемнең якты киләчәгенә иманым камил!

Туган җир ул кеше күңеленә

Ана сөте белән салына.

Тәпи баскан җирем, эчкән суым

Кара, акмы, ачы, татлымы-

Бөтен гомерем белән түли алмам

Шушы җирдә яшәү хакымны.

Кайда барсаң да үзеңнең туган җиреңне бик сагынасың, яратып искә аласың. Дөрес, туган җиреңдә син тугансың, үскәнсең, анда синең тормышыңдагы иң истәлекле вакыйгаларың, туганнарың, дусларың. Ничек инде аны яратмаска?! Анда сиңа бөтенесе таныш, истәлекле. Туган җиреңнең матур табигате, җирләре һәм кешеләре. Тормышыңның иң әһәмиятле вакыты туган җиреңдә үткән.

Кешелек дөньясында бер тылсымлы көч яши. Ул — безнең телебез. Борын-борыннан бөек акыл ияләре, укымышлылар, иҗат кешеләре бу көчнең зурлыгына, нәфислегенә сокланганнар. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, киң хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдерә.Телдә халыкның рухы да, табигате дә һәм тормыш-көнкүреше дә чагыла. Тел гасырлар буе яшәп килә.Телнең иҗатчысы — халык. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай, чын халыкның телен, чын халык рухын гасырлар буе үсеп, камилләшеп килгән халык иҗаты әсәрләреннән генә белеп була дип бик дөрес күрсәткән. Татар теле -дөньяда иң матур тел! Татар теле- ул минем туган телем, ә туган телгә бик сак килергә кирәк, аның диңгездәй киң байлыгы, чишмәдәй саф үзенчәлекләре зур осталык белән дөрес файдаланырга, ул рухи байлыкны сакларга, чиста тотырга кирәк.

Татар теле- безнең туган телебез. Ә без үзебез- татарлар. Иң борынгы вакытлардан тарихта татарлар горур, тырыш, түзем, батыр, бердәм һәм уңган халык булып яшәгән һәм яши. Татарлар Россиянең һәм СССР таркалганнан соң мөстәкыйльлек алган дәүләтләрнең, дөньяның төрле почмакларында да очратырга мөмкин. Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез арасында күп кенә күренекле кешеләр- дәүләт һәм җәмәгать эшлекләре, галимнәр, журналистлар һ.б. кешеләр чыкканнар. Татар халкы үзләренең гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр һәм саклыйлар. Алар элек-электән хөрмәткә лаеклы булганнар, шуңа күрә үзебезнең милләтебезне сакларга, яратырга һәм дус-тату яшәргә кирәк. Без татарлар- без булдырабыз!

Я и сам татарин.
Думаю в будущем татарском обществе все татары будут разговаривать ТОЛЬКО на родном языке. Татарский язык будет использоваться во всех сферах жизни.
Это правильно во всех отношениях.
Я патриот своего народа (татарского). Запомните: россиян не существует.
Татары сами по себе.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данная презентация разработана на татарском языке. Презентация может быть использована как образец составления рассказа о себе и о своей семье для учеников, изучающих татарский язык.

Таныш булыйк – бу мин! Муллина Диана

Таныш булыйк – бу мин!

Муллина Диана

Үзем турында Минем исемем Муллина Диана Илнар кызы. Мин 2004нче елның 18нче ноябрендә Түбән Кама шәһәрендә туганмын.

Үзем турында

Минем исемем Муллина Диана Илнар кызы.

Мин 2004нче елның 18нче ноябрендә Түбән Кама шәһәрендә туганмын.

 Мин нинди кыз? Мин – яхшы күңелле, юмарт, кызык, акыллы, тәртипле, тәрбияле кыз. Мин кайвакыт хәйләкәр була алам, кайвакыт ялкауланам. Мин матур, сөйкемле, уртача буйлы, озын һәм калын чәчле, көрән күзле кыз. Мин барлык кешеләрне кызганам, дусларыма ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Миңа усал, начар, саран кешеләр ошамый, бары тик яхшы, тыныч кешеләр генә ошый.

Мин нинди кыз?

Мин – яхшы күңелле, юмарт, кызык, акыллы, тәртипле, тәрбияле кыз.

Мин кайвакыт хәйләкәр була алам, кайвакыт ялкауланам.

Мин матур, сөйкемле, уртача буйлы, озын һәм калын чәчле, көрән күзле кыз.

Мин барлык кешеләрне кызганам, дусларыма ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.

Миңа усал, начар, саран кешеләр ошамый, бары тик яхшы, тыныч кешеләр генә ошый.

Минем яраткан гаиләм Минем әнием, Муллина Айгөл Рөстәм кызы, 33 нче мәктәптә укытучы булып эшли. Минем әни акыллы, чибәр, уңган хатын-кыз һәм яхшы укытучы. Аны укучылары бик яраталар! Әтием, Муллин Илнар Миредиян улы, Түбән Кама шин заводында җиһазлар көйләүче булып эшли. Әтием көчле, тырыш, эшендә алыштыргысыз, абруйлы мастер! Абыем, Муллин Динар Илнар улы 32нче гимназиянең 9нчы А сыйныфында укый. Ул спорт белән шөгыльләнә, яхшы укый. Абыем белән бик горурланам!

Минем яраткан гаиләм

Минем әнием, Муллина Айгөл Рөстәм кызы, 33 нче мәктәптә укытучы булып эшли. Минем әни акыллы, чибәр, уңган хатын-кыз һәм яхшы укытучы. Аны укучылары бик яраталар!

Әтием, Муллин Илнар Миредиян улы, Түбән Кама шин заводында җиһазлар көйләүче булып эшли. Әтием көчле, тырыш, эшендә алыштыргысыз, абруйлы мастер!

Абыем, Муллин Динар Илнар улы 32нче гимназиянең 9нчы А сыйныфында укый. Ул спорт белән шөгыльләнә, яхшы укый.

Абыем белән бик горурланам!

Минем исемем Диана исеме борынгы Рим вакытларыннан ук билгеле. Аның тәрҗемәсе – илаһи (божественная). Римлылар Диана алиһәсен Ай белән чагыштырганнар, ә ул ау химаячесе булган (покровительница охоты) Борынгы фарсы телендә Диана исеме “сәламәтлек һәм игелек илчесе” дигәнне аңлата (посланник здоровья и благодеяния)

Минем исемем

Диана исеме борынгы Рим вакытларыннан ук билгеле. Аның тәрҗемәсе – илаһи (божественная).

Римлылар Диана алиһәсен Ай белән чагыштырганнар, ә ул ау химаячесе булган (покровительница охоты)

Борынгы фарсы телендә Диана исеме “сәламәтлек һәм игелек илчесе” дигәнне аңлата (посланник здоровья и благодеяния)

Мин нәрсәләр белән шөгыльләнәм Мин И.Х. Садыков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараена әдәби түгәрәккә һәм спорт – бал бию түгәрәгенә йөрим. Буш вакытларымда оригами, рәсем ясарга, тегәргә, салатлар ясарга, төрле экспериментлар ясарга, биергә, җырларга, совет киноларын карарга яратам.

Мин нәрсәләр белән шөгыльләнәм

Мин И.Х. Садыков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараена әдәби түгәрәккә һәм спорт – бал бию түгәрәгенә йөрим.

Буш вакытларымда оригами, рәсем ясарга, тегәргә, салатлар ясарга, төрле экспериментлар ясарга, биергә, җырларга, совет киноларын карарга яратам.

Киләчәктә кем булырга телим. Минем хыялым - ветеринар булу! Мин барлык җәнлекләрне яратам, кызганам, аларга ярдәм итәргә телим. Урамда йөргән песиләр, этләр яныннан битараф үтеп китә алмыйм, ашатам. Барлык хуҗасыз калган хайваннарны үземә алыр идем! Ветеринар булу өчен миңа бигрәк тә биология фәнен тырышып өйрәнергә кирәк!

Киләчәктә кем булырга телим.

Минем хыялым — ветеринар булу!

Мин барлык җәнлекләрне яратам, кызганам, аларга ярдәм итәргә телим. Урамда йөргән песиләр, этләр яныннан битараф үтеп китә алмыйм, ашатам.

Барлык хуҗасыз калган хайваннарны үземә алыр идем!

Ветеринар булу өчен миңа бигрәк тә биология фәнен тырышып өйрәнергә кирәк!

  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные сертификаты учителям и участникам
  • Поможем развить концентрацию и внимание с раннего возраста
  • Повысим гибкость и раскованность в общении

Описание презентации по отдельным слайдам:

 Выступления воспитанниц

Образец буклета

Образец буклета

Краткое описание документа:

Бүген сезнең алдыгызда

Чыгыш ясыйм, күрегез.

Алкашлап татар кызын

Минем гаиләм: әнием – . әтием – . апаем – .

Мин 6нчы санлы балалар бакчасына йөрим.

Минем яраткан шөгель: .

Минем яраткан ризыгым: .

Буш вакытта мин: .

Мин бит гади татар кызы,

Гади генә татар баласы!

Әти-әниләрем татар минем –

Татар җире Урыссу бистәсе.

Горурланам татар булганыма,

Яратамын газиз телемне!

Үрнәк миңа Җәлил белән Тукай,

Истә саклыйк туган җиремне!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе зур бәхет.

Татар кызы, татар уллары без,

Саклыйк, яклыйк туган илебезне.

Без көч биреп яшәтергә тиеш

Җандай газиз туган телебезне.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

  • Поможем развить концентрацию и внимание с раннего возраста
  • Повысим гибкость и раскованность в общении
  • подготовка к ЕГЭ/ОГЭ и ВПР
  • по всем предметам 1-11 классов

Курс профессиональной переподготовки

Воспитание детей дошкольного возраста

  • Сейчас обучается 2931 человек из 85 регионов

Курс повышения квалификации

Дистанционное обучение как современный формат преподавания

Курс повышения квалификации

Организация образовательного процесса в детском саду в условиях реализации ФГОС ДО

  • Сейчас обучается 104 человека из 43 регионов
  • ЗП до 91 000 руб.
  • Гибкий график
  • Удаленная работа

Дистанционные курсы для педагогов

Свидетельство и скидка на обучение каждому участнику

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 601 153 материала в базе

Самые массовые международные дистанционные

Школьные Инфоконкурсы 2022

Свидетельство и скидка на обучение каждому участнику

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

  • 24.03.2020 374
  • PPTX 8.1 мбайт
  • 4 скачивания
  • Оцените материал:

Настоящий материал опубликован пользователем Карипова Гюзелия Рафаеловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Автор материала

40%

  • Подготовка к ЕГЭ/ОГЭ и ВПР
  • Для учеников 1-11 классов

Московский институт профессиональной
переподготовки и повышения
квалификации педагогов

Дистанционные курсы
для педагогов

663 курса от 690 рублей

Выбрать курс со скидкой

Выдаём документы
установленного образца!

Учителя о ЕГЭ: секреты успешной подготовки

Время чтения: 11 минут

Инфоурок стал резидентом Сколково

Время чтения: 2 минуты

Минпросвещения России подготовит учителей для обучения детей из Донбасса

Время чтения: 1 минута

В Белгородской области отменяют занятия в школах и детсадах на границе с Украиной

Время чтения: 0 минут

Каждый второй ребенок в школе подвергался психической агрессии

Время чтения: 3 минуты

Студенты российских вузов смогут получить 1 млн рублей на создание стартапов

Время чтения: 3 минуты

Минобрнауки и Минпросвещения запустили горячие линии по оказанию психологической помощи

Время чтения: 1 минута

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

В любой новой компании важно умение презентовать себя. Мы предлагаем научиться делать это на татарском языке: коротко, лаконично и информативно. Из материала вы узнаете, как составить краткий план самопрезентации и не паниковать, когда вас попросят рассказать о себе на татарском.

План рассказа о себе

Для начала предложим универсальный план, который подойдет для самопрезентации в любой ситуации:

1. Коротко о себе. Как вас зовут, сколько вам лет, где вы родились и живете.

Мисал: Минем исемем Айгөл. Миңа егерме биш яшь, мин Казанда тудым, хәзер Америкада яшим.

(Меня зовут Айгуль. Мне двадцать пять лет, я родилась в Казани, сейчас живу в Америке.)

2. Где вы учитесь, где работаете? Можно сказать о каких-то личных проектах, заслугах (здесь также можно упомянуть и о планах на будущее, например, поступление в вуз или переезд).

Америкада мин Нью-Йорк университетында укыйм. Буш вакытта тәрҗемә түгәрәген алып барам. Укуны тәмамлагач, мин Казанга кайтырга, анда эшләргә телим.

(В Америке я учусь в университете Нью-Йорка. В свободное время я веду переводческий кружок. После завершения учебы я хочу вернуться в Казань, работать там).

3. Гаиләгез (ваша семья). Пару слов о семье. Можно рассказать и про близких людей, с которыми вы живете, общаетесь. Детям и подросткам уместно рассказать о родителях, братьях и сестрах, о близких друзьях.

Минем әти-әнием Казанда яши, мин аларны бик сагынам. Абыем да бар, ул хәзер Мәскәүдә, анда IT-ширкәттә эшли. Нью-Йоркта гаиләмне сагынсам да, тик монда күп яңа дусларым бар, алар белән күп аралашам.

(Мои родители живут в Казани, очень скучаю по ним. У меня есть и брат, он сейчас в Москве, работает в IT-компании. Пусть я и скучаю по семье в Нью-Йорке, но у меня тут много новых друзей, много общаюсь с ними. )

4. Ваши интересы, хобби. Можно рассказать про то, чем вы занимаетесь в свободное время.

Мин тәрҗемә белән шөгыльләнәм. Үзем тәрҗемәчеләр түгәрәген алып барам. Китап укырга бик яратам, аеруча инглиз классикасын. Буш вакытымда дусларым белән кинога йөрим.
(Я занимаюсь переводами. Сама веду переводческий кружок. Очень люблю читать, особенно английскую классику. В свободное время хожу с друзьями в кино.)

5. Немного больше о себе: ваши личные качества, черты характера. Можно сослаться на мнение ваших друзей или коллег.

Үзем тырыш кеше, укытучылар да шулай әйтә. Дуслар мине бик җаваплы дип атый. Берәр нәрсә кушалар икән, мин аны 100% башкарырга тырышам. Берәр нәрсә килеп чыкмаса, бик борчылам.
(Я старательный человек, так говорят и учителя. А друзья называют меня очень ответственной. Если мне что-то велят, я стараюсь выполнить это на 100%. Если же что-то не получается, очень беспокоюсь.)

Полезные фразы (файдалы гыйбарәләр)

Можно использовать вот эти словесные конструкции, чтобы написать короткий рассказ о себе на татарском:

  • Минем исемем Лилия(Меня зовут Лилия);
  • Миңа егерме яшь (Мне 20 лет);
  • Мин Сабада тудым (Я родился/родилась в Сабах);
  • Хәзер мин Мәскәүдә яшим (Сейчас я живу в Москве);
  • Мин үзем генә яшим (Я живу один/одна);
  • Мин гаиләле (Я семейный(ая));
  • Минем ике балам бар (У меня есть два ребенка);
  • Минем мәче баласы бар (У меня есть котёнок);
  • Мин реклам өлкәсендә эшлим (Я работаю в сфере рекламы);
  • Мин укытучы булып эшлим (Мин укытучы) (Я работаю учителем — Я — учитель);
  • Мин Казан университетында укыйм (Я учусь в Казанском университете);
  • Мин инженерлык юнәлешендә укыйм (Я учусь по инженерному направлению);
  • Мин әдәбиятны тирәнтен өйрәнәм (Я углубленно изучаю литературу);
  • Мин бишенче сыйныфта укыйм (Я учусь в 5 классе);
  • Мин инглиз теле курсларына йөрим (Я хожу на курсы английского языка);
  • Минем укытучылар мине тырыш дип атый (Мои учителя называют меня старательным(ой));
  • Дусларым мин ялкау дип әйтә(Друзья говорят, что я ленивый(ая));
  • Мин фото төшерү белән шөгыльләнәм (Я занимаюсь фотографированием);
  • Буш вакытта мин сериаллар карыйм (В свободное время я смотрю сериалы);
  • Мин — рәссам (Я художник).

Как начать говорить о себе?

Часто важно уметь начать разговор. Вот несколько вариантов, чтобы представиться:

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган тел – һәркем өчен кадерлн булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә.

Туган телем – назлы гөлем.

Фазлыева Альбина Рәдүс кызы

Дүртөйле шәһәренең 3 санлы гимназиясе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

И туган тел, и матур тел,

Дөньяда күп нәрсә белдем

син туган тел аркылы.

Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп язган. Чынлап та, туган телне ярату – Туган илне, әткәй-әнкәңне ярату белән бер.Юкка гына туган телне ана теле дип йортмиләр шул!

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз. Туган телне тугач та ишетә һәм өйрәнә башлыйсың, шуңа күрә аны туган тел дип атыйлар да. Әйе, туган тел — иң татлы тел, “Ана теле бер булыр” бу мәкаләдә дә шуны күрәбез. Баласы карынында чагында ук анасы аңа төрле әкиятләр сөйли, җырлар җырлый, аның белән сөйләшә. Дөньяга тугач, бала үзенчә ниндидер авазлар чыгарып ята, аннары җайлап үзенең туган телендә сөйләшә башлый. Ул телгә баланы, башлап аның иң газиз кешесе – анасы өйрәтә, иркәли,юата. Туган телне сөяргә, хөрмәт итәргә, горурланып яшәргә дә ана өйрәтә.

Туган тел! Нинди гүзәл, матур, йомшак, бөек сүз! Һәр милләтнең үз туган теле була: марыйларныкы – марый, чуашларныкы – чуаш, башкортларныкы – башкорт. Ә безнең туган телебез – татар теле! Әйе, татар теле: җырдай моҗлы, кызлар кебек шат чырайлы, ачык йөзле татар теле. Ул бик борынгы һәм бай телләрнең берсе, шуңа күрә без аның белән горрланып яшәргә тиешбез. Туган тел турында берсеннән-берсе матур шигырьләр, җырлар, мәкальләр бар. Шагыйрь Наҗар Нәҗми “Туган тел” шигырендә шундый матур юллар яза:

Туган җирең – Идел буе

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел,

Тәмле дип: телең йотма!

Туган телне онытма!

Нинди сихри юллар бу! Дөньяда һәр кеше үз телен яхшы белеп, аңа хезмәт итәргә тиеш, бозмаска, телне саф, чиста итеп куллана белергә тиеш. Тел – кешенең юлдашы гомерлеккә! Кеше беренче чиратта үз телен әйбәт белергә тиеш, ә аннан инде бүтәннәрен. Хәзерге вакытта туган телне онытучылар, бозучылар да күп. Мондый кешеләр безнең телебезне ямьсезлиләр, чит тел сүзләре кушып сөйләшәләр. Бу бик начар хәл. “Инсафлының теле саф”, — диләр бит.

Акыллы, тәртипле кеше, минемчә, беркайчан да үз телен бозмаячак та, онытмаячак та. Рәхәтләнеп үз туган телеңдә сөйләшү – үзе бер бәхет түгелме соң?

Туган тел – һәркем өчен кадерлн булган бөек хәзинә. Ул – халкыбызнең рухи көзгесе. Шушы телдә милләтнең бөтен балалары, гореф-гадәтләре генә түгел, үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә. Шуңа күрә туган телне буыннар арасында югалтмыйк.

Читайте также:

      

  • Война прогресс или регресс сочинение
  •   

  • Сочинение мое хобби лего конструирование
  •   

  • Сочинение на тему помощники царевны
  •   

  • Джек лондон сочинение книга
  •   

  • Химия вокруг нас сочинение

метки: Тэрбиялэгэннэрнен, Кунелендэ, Сызылып, Дучар, Горурланып, Йолаларын, Нинди, Кичерешл

Әзерләде: татар теле һәм әдәбият укытучысы Мигушина Вера Ефимовна

Туган телем – иркә гөлем”

Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм, әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Мин татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны… булган горур милләт баласы мин.

Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. Чиста, саф татар телендә сөйләшәм, Татарстан җирендә яшим.

Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем халкым?! Тукай сүзләре белән әйткәндә:

Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән;

Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызылып-сызылып чыга күңленнән.

Сыналган-сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән.

Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә. Татар моңы-җыры җир шарының төрле почмакларында яңгырый. Халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе: мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга күтәрә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья. Без тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләребезне, күңел түрендә яткан тирән кичерешләребезне, хыялыбызда гәүдәләнә торган изге теләкләребезне белдерәбез.

Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте аша керә. Сабыйга иң якын кеше — аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә «әннә”. Һәр халык үз телен яратып «Ана теле” дип атый.

6 стр., 2896 слов

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү статья

… ясау шулай ук иҗадилык таләп итә.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әдәби, фәнни, әхлак темаларына рефератлар, докладлар язарга ө … әтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан сочинение яки хикәя, сочинение элементлары белән яки гадәти изложение яздырту кебек эшл … м грамматик төзелеше ягыннан дөрес итеп төзи белергә; грамматика буенча алган белемнәрен стилистик максатлар белән гамәлдә куллана алырга, …

Ана теле һәрвакытта беренче урында торырга тиеш, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Безнең төп бурычыбыз — үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиешбез.

Әйе, милләт буларак сакланып калу бүген безнең һәрберебездән тора. Беркемгә, бернәрсәгә карамыйча, үз ана телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга, үзебезчә яшәргә безгә беркем комачау итәргә тиеш түгел. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын онытмасын дигән сүз. Менә шушы рухи хәзинәне саклап калу максатыннан, татар язучыларыбыз гаҗәеп гүзәл әсәрләр иҗат иткәннәр.

Син югалтма, татар, үз кыйблаңны,

Кычкырып әйт, татар, үз сүзеңне!

Якла, Ходай, якла татарыңны!

Сакла, татар, сакла үз-үзеңне!

Роберт Миңнуллин

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Не пропустите также:

  • Миллион как пишется в сокращении
  • Минимальный объем декабрьского сочинения
  • Мин кем булырга телим сочинение 7 класс
  • Минимальное количество слов итоговое сочинение 2022
  • Миллион восемьсот в цифрах как пишется

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии