Мин бэхетне ничек анлыйм сочинение

Әйе, чыннан да, нәрсә соң ул бәхет? Һәркем үз-үзенә шушы сорауны бирәдер. Кемдер бәхетне рухи байлыкта, кемдер сау-сәламәт булуда, кемдер дуслар күплектә, мәхәббәтен табуда, гаиләдә, хезмәттә, әти-әнисе исән булуда, матди яктан тәэмин ителүдә күрә. Алар, бер-берсе белән тоташып, бәхет чылбырын тәшкил итәләр. Санаганнарның берсе генә булмаса да, бу алтын чылбыр…

Кош — очар, кеше бәхет өчен яратылган, ди бит халкыбыз. Әйе, чыннан да, кеше гомере буе үз бәхете өчен көрәшеп яшәргә хаклы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә бит: бәхет — тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе, диелгән. Бәлки, бәхет — азрак михнәт күреп, күбрәк рәхәт кичерүдер. Ләкин, бәхетсезлек күрмичә, бәхетле булып булмый бит. Күрәсең, бәхет төшенчәсенә кешеләр үз тормышы тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә.
«Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә», «Бөтен илнең тормышы яхшырганда гына без бәхетле була алабыз икән», «Бәхетсезләргә ярдәм итү, аларга кул бирү — бәхетле булуның бер шарты ул» дигән сүзләрне дә әйткән олуг әдипләребез Габдулла Тукай һәм Фәтхи Бурнашлар. Шулай ук татар әдәбиятында да бәхет төшенчәсе һәм аның кеше тормышында нинди роль уйнавы турында язылган әсәрләр бик күп. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» һәм башкалар.
«Нәрсә соң ул бәхет?» — дигән сорауга депутат һәм яраткан шагыйребез Разил Вәлиевнең дә фикере бик урынлы: «Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә.Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рухи халәт ул. Сау-сәламәт, бәхетле булыйк!»
Гомумән, бәхетне мин гел алга омтылып яшәүдә күрәм. Кеше үз алдына куйган ниндидер максатларга ирешеп, яңадан үз-үзенә максатлар куеп, шуңа омтылып яшәве белән көчле. Кешене хыял, өмет яшәтә, диләр бит.
Шәхсән үземә килгәндә, өйдә мин — үз балаларыма, тормыш иптәшемә, ә инде эштә укучыларыма, хезмәттәшләремә кирәк булуымны тоеп яшәвем белән бәхетле.

1. Верны ли следующие суждения? А. Вмешательство государства в экономические процессы определяется стремлением ограничить действие закона спроса и предложения, ограничить производителя в его свободе. Б. Вмешательство государства в экономические процессы определяется стремлением компенсировать для общества случаи несостоятельности рынка. 1) верно только А 2) верно только Б 3) верны оба суждения 4) оба суждения неверны 2. Расходы государства в текущем году превысили размер собранных поступлений от налогов и пошлин. Это свидетельствует о(об) А. увеличении производительности труда Б. возникновении дефицита государственного бюджета В. росте числа частных предприятий Г. снижении потребительских расходов 3. Верны ли следующие суждения? А. Назначением налоговой политики государства является перераспределение доходов от богатых к бедным с целью стабилизации общественных отношений. Б. Назначением налоговой политики государства является обеспечение государственных расходов. 1) верно только А 2) верно только Б 3) верны оба суждения 4) оба суждения неверны 4. Ниже приведен ряд терминов. Все из них, за исключением одного, относятся к косвенным налогам. Найдите и укажите термин, «выпадающий» из их ряда и относящийся к другому понятию. Акцизы, таможенные пошлины, на прибыль, на добавленную стоимость. 5. Государство в условиях противодействия пандемии коронавирусной инфекции организует строительство временных госпиталей для размещения больных, увеличивает количество коечного фонда, оснащенного аппаратами для искусственной вентиляции легких. Какую экономическую функцию, выполняемую государством, иллюстрирует приведенный пример? А. противодействие монополиям Б. правовое регулирование предпринимательской деятельности В. производство общественных благ Г. обеспечение системы социального партнерства на рынке труда 6. Расходная часть государственного бюджета в 2010 году составила 3267000 млн долларов, а доходная — 2712000 млн долларов. Бюджет государства в 2010 году А. дефицитный Б. профицитный В. сбалансированный Г. нет верного ответа 7. Выберите ВСЕ верные выражения. А. Объект налогообложения — тот, кто платит налог Б. Налог — это обязательный платёж, взимаемый только с организаций В. Объект налогообложения — то, что облагается налогом Г. Государственный бюджет — это финансовый план государства Д. Государство не может зарабатывать на выпуске ценных бумаг Е. Свободная конкуренция может породить отрицательные экономические явления 8. В стране P был проведён опрос среди населения. Людям предстояло ответить на вопрос: «На что, по вашему мнению, государство должно увеличить расходы?» Результаты опроса представлены в виде диаграммы. Отметьте ВСЕ верные суждения. А. Менее половины опрошенных назвали другие варианты Б. Самый популярный ответ — социальные выплаты и пособия В. Государство должно увеличить расходы на производство общественных благ — таково мнение большинства опрошенных Г. Более четверти всех опрошенных считают, что государство должно увеличить траты на социальные выплаты и пособия Д. Две десятых всех опрошенных считают, что государство должно увеличить расходы на поддержку отстающих отраслей

СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Была в сети 15.05.2022 21:33

Бикмухаметова Голниса Рифатовна

учитель математики

61 год

рейтинг306 894
место26

Местоположение

Татарстан, Кукморский район

Нәрсә соң ул бәхет?

Нажмите, чтобы узнать подробности

НӘРСӘ СОҢ УЛ БӘХЕТ?

Бәхет дибез, нәрсә соң ул бәхет?
Кем өчендер бәхет — саулыктыр.
Сыкранмыйча иртән күзең ачу,
Әйтеп бетергесез шатлыктыр.

Кем өчендер бәхет- якты көнне
Үз күзләрең белән күрүдә.
Ни җитә соң җир өстенә басып,
Үз аягың белән йөрүгә.

Кем өчендер бәхет- ана назы,
Тоя алу әни җылысын.
Югалткачтын газиз шул кешеңне
Җаның әрнеп, сыкрап елыйсың.

Кем өчендер бәхет- гаиләң булу,
Ялгызлык бит үтә бәгыръгә.
Насыйп ярың янәшәңдә икән,
Хөрмәтлә син аны, кадерлә.

Кем өчендер бәхет- туйганчы бер
Җылы ризык авыз итүе.
Ай-хай авыр йортсыз-җирсез калып,
Сукбайлыкта гомер итүе.

Бәхет дибез, нәрсә соң ул бәхет,
Кем өчендер бала сөюдә.
Ана булу дигән- олы бәхет,
Бирелми лә бөтен кешегә.

Җаның тыныч булу- бәхет диләр,
Тынгы тапмый кайчак күңелең.
Бер мәгънәсез яшәү рәвешенә
Әйләнә дә куя гомерең.

Нәрсә соң ул бәхет, дияр берәү,
Мин бәхетсез, дияр, зар елап.
Син бәхетсез түгел, яле кара
Бик тирәннән, төптән бер уйлап?

Без бәхетле икән, чын-чынлап!
Г. Шәрипова .

17.10.2017 19:58

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Похожие записи

27 мая 2019

Кеше кайчан бәхетле була?

Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. КФУның Психология һәм мәгариф институты мөгаллимнәре «бәхет» төшенчәсе турында фикерли.


Бәхетле булу өчен бик күп нәрсә кирәк: әйтик, тамакның тук, өс-башның бөтен, көнкүрешнең уңайлы, үзеңне ярата торган кешең, гаиләң, дусларың, җаның теләгән эшең, туасы алдагы көнгә ышанычың булуы, үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе, вөҗдан сафлыгы кирәк. Мәһабәт буй-сын, матур төс-бит, нык сәламәтлек, зирәклек тә булсын. Ләкин барыбер тулы бәхетле булу өчен болар гына җитми.

Бәхет – җылыда яшәү, тәмле ашау, матур киенү, кәеф-сафа кору гына түгел ул. Кайгы-хәсрәт тә кешене читләтеп йөрми. Якыннарыбыз, әти-әниләребез дөнья куя, үзебез имгәнергә мөмкин яки сиңа явызлык, хөсетлек эшлиләр, син фаҗигале хәлдә каласың… Чын бәхет бозыклыкка каршы көрәштә бик зур кыенлыкларны җиңеп яулана. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әйткәнчә, зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә.

Тулы бәхетне сәламәтлектән башка күз алдына китерүе кыен. Саулык – үзеңне яхшы хис итү, физик тазалык, авырулар булмау, тулы көчкә җигелеп эшләү, кешеләргә файдалы булу, якыннарың, җәмгыять алдында үзеңне артык итеп сизмәү ул. Әлбәттә, сәламәт булыйм, озак яшим дисәң, физик эш, физкультура белән даими шөгыльләнергә кирәк.

Рекорд куйган яисә чемпионатларда җиңгән спортчы зур шатлык хисләре кичерә. Ә моңа ирешү өчен аңа күпме тир түгәргә, күпме нәфесләрен чикләргә кирәк булган?! Чыннан да, бәхет – көрәш ул.

Бәхетне дуслык, иптәшлек, мәхәббәт, гаиләдән башка күз алдына китереп булмый. «Бәхетнең 90 проценты – гаилә тормышында», дигән Ф.М. Достоевский. Мәшһүр азучының үткән гасырда ук әйтеп калдырган сүзләре бүген дө искермәгән. Тик бәхетле гаилә төзү өчен коры ярату гына җитми, икеңдә дә: ирдә дә, хатында да кешелеклелек сыйфатларына ия булу, намуслылык, бер-береңнең ышанычын аклау, уртак тел табу, эш ярату, ир-атка авыр йөкне үз җилкәсенә ала белүе кирәк. Гүзәл затларга да зур җаваплылык йөкләнә. Тикмәгә генә: яхшы хатын – ярты бәхет, димиләр бит.

Һәр кеше – үзе бер дөнья. Кайберәүләр бик аздан гына тәм таба, барыннан да канәгать булып яши, үзен бәхетле хис итә. Аның табигате шундый. Яшәү мәгънәсе кешенең үз алдына нинди максатлар куюыннан гыйбарәт. Шул максатларга ирешү – бәхет. Димәк, бәхет – омтылышларның гамәлгә ашуы ул. Кеше бөтен нәрсәне дә ахыр чиктә бәхеткә ирешү өчен эшли.

Кешенең шәхси бәхете җәмгыятькә бәйле булуын да онытмыйк. Аерым шәхес бәхете башка кешеләргә, коллективка, җәмгыятькә бәйле булса да, ул, беренче чиратта, үзенең шәхси мәнфәгатьләрен канәгатьләндерергә тырыша. Үз бәхетен тапкан кешеләр күбрәк булган саен җәмгыять тә камилләшә бара.

Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин. КФУ Психология һәм мәгариф институты.


Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Не пропустите также:

  • Миллион 100 как пишется в цифрах
  • Мин авыл баласы сочинение татарча
  • Минимальное количество слов в итоговом сочинении по русскому
  • Миллимоль на литр как пишется
  • Мимо сказки уннв осу

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии