Краткое содержание рассказа алмачуар

Ул − кичерешләргә бай малай. Әти-әнисенең төпчек малае. Шуңа күрә ул бераз иркәрәк. Әти-әнисе аның һәр теләген үтәргә әзер булып торалар. Малай да аларны ярата.
Закир тормышында зур вакыйга була. Башкорт Әлемгол бүләк иткән бурлы бия колынлый. Малай аңа Алмачуар дип исем куша. Алмачуар малайның бөтен тормышын биләп ала. Закир аның яныннан китми. Очып кына йөри. Шатлыгы эченә сыймый. Закир, яңа туган колынны күргәч, аның сылулыгына исе китеп, озак кына һушына килә алмый тора.
Колын төсе белән дә хәйран калдыра − күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк ялтырап тора.
Күз тимәсен өчен дога укып, кызыл тасмалы кыңгырауны колынның муенына тагып куйгач, Сафа бабай колынның асыл сөякле агаларына охшавын, төсе алмачуарга әйләнеп, чабышкы булачагын әйтә. Авыл халкы да колынга битараф түгел, аның һәр көн, һәр сәгать тулышып, «сылу, асыл сөяк» булып үсүенә куана, Закирның яшьтәшләре аңа кызыгып карый.
Тормышта шатлык-куанычлар белән янәшә күңелсезлекләр дә йөри шул: матураеп килә торган колынны бүреләр яралый. Закир бик нык кайгыра, ашау-эчүдән кала. Бәхеткә, Алмачуарның ярасы тирән булмый, атна дигәндә аякка баса.
Алмачуар икенче яшь китә − «кырыкмыш» була. Закир тайны матурлый. Атның маңгай чәчен күзенә төшмәслек итеп кенә кистерә, ялга ике яклап чуклар, тасмалар тага. Койрыгын да матур гына итеп түгәрәкләтә. Ул «рус боярларының матур кызларына» охшап кала. «Алмачуар исә кунакка барырга ясанган бояр егете кебек чибәр булды»,− ди ул. Атны ничек бизәү үрнәген ул башка малайларга да күрсәтә.
Кирәк чакта Закир үз сүзен дә әйтә белә. Әтиләренә ул Алмачуарны сабанга җиктерми. Бу очракта күз яшен дә кызганмый.
Закирның колынны әнә шулай яратып, сөеп, тырышып тәрбияләве бушка китми: асыл, сылу сөяк Алмачуарның даны тирә-якка тарала.Сабан туенда Алмачуар беренче килә. Ләкин җиңүче дип башканы билгелиләр. Закир моңа бик хурлана. Старостаның битенә камчы белән суга һәм китеп бара. Бу − Алмачуарның беренче һәм соңгы чабышы була, ул үлә. Шушы вакыйга Закирга бик авыр тәэсир итә. Атның үлемендә малай үзен дә гаепли. «Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым»-ди.
Минемчә, Закир барыннан да  күбрәк үзен ярата. Искә төшерик, узышканда ул атын җан көченә кыйный. Аңа ат кызганыч түгел, ничек кенә булса да беренче урынны алырга кирәк.Үлеп яраткан атны шулай кыйнамыйлар.Чабыштан кайтып кызган атны туктатырга ярамый, йөртергә кирәк.Закирның кайгысы ул чакны атында булмый. Ул үзенә беренче урын яулап йөри. Ипләп кенә хәл итәсе эшне зурга җибәрә. Үзен тыеп тора алмый, олы кешегә камчы белән суга.
Ә бит ул атына карата зур гаделсезлек эшли. Аты, беренче булып килер өчен, көчен дә, үзен дә кызганмый. Хуҗасын шулай теләгенә ирештерә. Закир исә, шуңа җавап итеп, атын йөртми, харап итә.
Бу гаделсезлеге өчен Закир җәза да ала-дөньяны ярату хасиятен югалта. Ә дөньядан ямь таба алмау – кеше хәсрәтенең иң зурысы.

Автор:Шайхутдинова Гузель Дамировна, ученица 6 класса МБОУ «Шубанская ООШ», Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район
Руководитель: Учитель татарского языка и литературы Салахутдинов Инсаф Исрафилович

Г. Ибраһимов. «Алмачуар»

Бирем. Бәхилләтү,
дога кылдыру, иманга килү, рәнҗетү,
рәхмәт уку кебек гамәлләрне ничек
бәялисез? Үз тормышыгыздан мисаллар
китереп сөйләгез.

Минемчә, бу сүзләр
кешеләрдәге изге гамәлләр белән бәйле.
Олы кешеләр «бәхилләшү» дигән сүзне еш
кулланалар. Алар үзләренең балаларына
үләр алдыннан бәхиллек бирәләр, ягъни
аларга рәхмәт әйтәләр, бәхет телиләр.
Дога кылдыру дигәндә, кешеләр үз
малларының рәхәте күп булуын телиләр.
Мәсәлән, «Алмачуар» хикәясендә башкорт
Әлемгол Закирның әтисе Хафизга бурлы
бия бүләк итә һәм дога кылдыра. Моның
белән ул үзенең бу бүләкне чын күңелдән
бирүен белдерә. Хафизга күрсәткән
явызлыгы өчен кичерүен дә үтенә. Шулай
итеп Әлемгол иманга килә. Минем аңлавымча,
ул ярамаган эше өчен үкенә. Кайчандыр
бер сабан туенда башкорт көрәшчесе
Хафизны аяк чалып ега һәм бу эше өчен
гомере буе үкенә. Чөнки ул үзе шикелле
көрәшчене рәнҗетте. Бу эшенең нәтиҗәсен
дә күрде. Авырып китте. Шуннан соң ул
Хафизны бәхилләтер өчен килде, симез
биясен бүләк итте.

Мин
шулай уйлыйм: кешене беркайчан да
рәнҗетергә ярамый. «Яманлык яманлык
булып кайта»,− ди минем әби.

Бирем. Сафа бабай
образын ничек күз алдына китерәсез?

Сафа
бабай − ак сакаллы, гомерендә бик күпне
күргән карт. Ул кешеләргә үзенең акыллы
киңәшләрен бирә. Матур сөйләшә. Аның
сөйләме халыкның мәкаль һәм әйтемнәренә
бай, чагыштыруларны да бик оста куллана.
Мәсәлән, Әлемгол бурлы биясен китереп
биргәндә ул: «…таштан су чыгар, усак
агачы алма бирер, Әбүҗәһел иманга килер.
Әмма Әлемгол бай, бу данлыклы бияне
карынындагы колыны белән тиктән-тик
Хафизга китереп бирмәс, монда берәр
этлек юкмы икән?» − ди.

Сафа бабай атларны
бик ярата. Ул аларның киләчәген дә дөрес
итеп әйтеп бирә. Чөнки ул «бөтен тирә-якта
ат тану белән дан тоткан кеше». Кирәк
вакытта бабай ярдәм дә итә. Авыл халкы
аны ярата, һәр сүзенә колак сала, ышана,
киңәшен тота. Балаларның да күңелен
күрә белә. Колынның чабышкы булачагын
Сафа бабайдан ишеткәч, Закирның ничек
шатлануы барыбызга да билгеле. Алмачуарны
чабышка хәзерләүдә дә Сафа бабай
киңәшләре ярап куя.

Сафа бабай минем
бабайга охшаган. Минем бабам да акыллы.
Балаларны бик ярата. Ул безгә бик кирәк.

Закирның кичерешләре

Закир
− «Алмачуар» хикәясенең төп герое.
Хикәя Закир исеменнән сөйләнә.

Ул −
кичерешләргә бай малай. Әти-әнисенең
төпчек малае. Шуңа күрә ул бераз иркәрәк.
Әти-әнисе аның һәр теләген үтәргә әзер
булып торалар. Малай да аларны ярата.

Закир
тормышында зур вакыйга була. Башкорт
Әлемгол бүләк иткән бурлы бия колынлый.
Малай аңа Алмачуар дип исем куша. Алмачуар
малайның бөтен тормышын биләп ала. Закир
аның яныннан китми. Очып кына йөри.
Шатлыгы эченә сыймый. Ә бүре яралагач,
Закир бик нык кайгыра, ашау-эчүдән кала.
Бәхетенә Алмачуар терелә. Закир тайны
матурлый. «Алмачуар исә кунакка барырга
ясанган бояр егете кебек чибәр булды»,−
ди ул. Атны ничек бизәү үрнәген ул башка
малайларга да күрсәтә.

Кирәк
чакта Закир үз сүзен дә әйтә белә.
Әтиләренә ул Алмачуарны сабанга җиктерми.
Бу очракта күз яшен дә кызганмый.

Сабан
туенда Алмачуар беренче килә. Ләкин
җиңүче дип башканы билгелиләр. Закир
моңа бик хурлана. Старостаның битенә
камчы белән суга һәм китеп бара. Бу −
Алмачуарның беренче һәм соңгы чабышы
була, ул үлә. Шушы вакыйга Закирга бик
авыр тәэсир итә. Атның үлемендә малай
үзен дә гаепли. «Шуннан соң дөньяда
һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем
дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя
алмадым».

Бирем. Авыл
халкының үзара аралашу, киңәшләшү, хәл
белеп тору, бер-берсенә ярдәмләшү кебек
борынгыдан килгән гадәтләре сезгә
танышмы? Мисаллар китерегез.

Авыл
халкы борын-борыннан бер-берсенә
ярдәмләшеп, аралашып яшәгән. «Алмачуар»
хикәясендә бу гадәтләр аеруча ачык итеп
бирелгәннәр. Авыл халкы бер вакыйганы
да игътибарсыз калдырмаган. Әлемголның
Хафизга бия бүләк итүен кешеләр төрлечә
бәяләгәннәр. Үзләренең тиешле хөкемнәрен
чыгарганнар. Кешеләр бер-берсенең
уңышларын күреп шатланганнар. Мәсәлән,
бурлы биянең колынын карарга бөтен авыл
халкы җыела һәм шатлана. Атларга бүреләр
ташлануы бөтен авылны борчуга сала.
Авыл халкы сабан туйларында хәрәмләшүгә
дә үзенең фикерен белдерә, беркемнән
дә курыкмыйча: «Хәрәмләште!» − дип
кычкыра ул аяк чалган көрәшчегә.

Авыл кешеләренең
бер-берсенә ярдәмләшүләре миңа да таныш.
Күптән түгел минем дәү әтиләр яңа өй
төзеделәр. Өмәгә бөтен авыл ирләре
җыелды. Бер көн эчендә өйне күтәреп тә
куйдылар. Менә бу ярдәмләшү, ичмасам.

Бирем. Хикәянең
IХ-ХIV
бүлекләрен укыгач, «Алмачуар тай булыр»
дигән темага текстка таянып инша язарга.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]

  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #
  • #

Алмачуар

(Әсәрдән өзек) XVI Менә күптән көтелгән көн килеп җитте. Бүген сабан туе!

Менә күптән көтелгән көн килеп җитте.

Андый-мондый гына түгел, тирә-якта бик сирәк була торган, – бик зурысы, бик шәбе! Данлыклы чабышкылар җыелалар. Атаклы көрәшчеләр киләләр. Исемле йөгерек ирләр бүген көчләрен сынашмакчылар. Алмачуар белән минем өчен дә бүгенге көн, бәлки, гомергә бер генә килеп китә торган зур көннәрдәндер. Айгырым сыналмаган түгел. Өченче яшенә чыккач та, менемгә өйрәттек. Шуннан бирле авылыбызда үзара ат ярыштырулар күп булды. Әйтәсе дә юк, һичкемнең аты минем Алмачуарга якын килмәде – кузгалып китү белән мин очам, башкалар күз күреме җир артта калалар.

Әмма, әмма бу сабан туе башкарак. Әллә кайдагы, тау эчендәге башкортлар дан тоткан чабышкылары белән килгәннәр, диләр. Араларында бер күк бияне бик мактап сөйлиләр, үткән ел Өфе каласында чаптырганда, бөтен атларны адәм көлкесенә калдырган, диләр.

Башкаларын уйламыйм да. Менә шул күк бия мине куркыта. Кайдан гына килеп чыкты икән соң, ул гөнаһ шомлыгы нәрсә!

Әткәй белән Сафа бабай да минем хәлне бик аңлыйлар булса кирәк. Чаба торган атны бөтенләй башкача хәзерләргә тиешле була икән: заманында күп чабышкы асраган Сафа карт, яз чыккач ук, әткәйгә моның юлларын өйрәтте: нәрсә ашатырга, ничек эчертергә, көн саен ничек аз-аз гына йөртеп кайтарырга – һәммәсен әйтеп бирде. Аның белән генә дә калмыйча, һәр көн диярлек, үзе килә, карый, яңадан өйрәтеп китә.

Сабан туена бер атна калгач, бигрәк каты тотына башладылар. Печәннең корысын гына бирәбез, бүлеп-бүлеп солы салабыз, азлап-азлап апара суы эчерәбез… Әти иренми, көн-төн карый. Мин аңа ияреп йөрим. Ансыз да асыл сөяк булган Алмачуарым бу арада карап туйгысыз булып чибәрләнде. Ял, койрык ефәкләнеп, дулкынланып тора. Эч, каеш белән тарттырган кебек, нечкәреп, тип-тигез булып эчкә керде. Буе тагы да озыная төшкән кебек күренә. Аяк атлаулары шундый җиңел инде, әйтерсең ул җиргә басмый, бәлки, күзгә күренми торган канатлары белән очып кына бара.

Бүген бөтен авылның асты өскә килә. Әллә ничә йөзләп егетләр ат менеп чыкканнар да, яшь киленле йортларга кереп, сөлге җыеп йөриләр. Малайлар, кайсы атта, кайсы җәяү, өйдән-өйгә йомырка сорарга чыкканнар. Аларга яшелле-кызыллы буяуга буяп әзерләп куйганнар. Хатын-кыз бертук-таусыз кайный: киенәләр, ясаналар, буяналар, тырт-мырт өйдән өйгә йөгерәләр.

Башка сабан туйларында мин дә шулар эчендә кайнаша идем. Бусында күңелем ул якка бармый.

Алмачуарның йөрәге түзми, баскан җирендә тора алмый. Мин аны менеп берничә мәртәбә урап кердем. Яраулануы җитсен, дим.

Сафа бабай әйтә: яраулануы килмәсә, иң шәп атлар да артта калалар, ди.

Камчының бик зәһәрен әзерләделәр. Аңа әтидән беләзеккә эләрлек итеп элмәк куйдырдым. Өскә кызыл киҗеле күлмәкнең калынын кидем. Түбәтәй төшеп кала, диләр, чабарга барган малайларның күбе аны кими, башларына яулыкмы-ниме, бернәрсә генә бәйлиләр.

Мин дә, әнкәйнең сандык төпләрен актарып, бер яшел яулыгын эзләтеп алдым. Кызыл яулыкны яратмыйм. Минем ат чибәрлектә беренче: аңа атланган малай да начар күренмәсен, дим.

Мәзин өйлә намазына азан әйтергә дип манарага менгән генә иде, тагы Сафа бабай килде:

– Атлар китәргә вакыт җитә, әйдәгез мәйданга барыйк, – ди.

Йөрәгем суга, тәнем бераз калтырый, күкрәгем никтер кысып-кысып ала.

Алмачуар миннән дә яманрак тынычсызлана.

Әти айгырны җитәкләде, мин аякны чишендем, чалбарны салдым да бер кулга камчы белән яшел яулыкны алдым.

Өчәүләп Җамалый карт тыкрыгыннан туры мәйданга таба карап киттек.

Без теге халык диңгезеннән сулга, шул чабышкылар йөргән якка таба киттек. Боларга якынайган саен, минем Алмачуарның сабырсызлыгы арта бара иде.

Ул арада мәйданнан Садыйк абзый атка атланып килеп чыкты. Кулында зур таяк, аның башына кызыл башлы сөлге эленгән…

Ул чабышкыларга якынрак килде дә:

– Вакыт җитте, китә башлагыз, алдан китүчеләр «Ялгыз каен» янында көтәрләр, – дип кычкырды.

Мине Алмачуарга күтәреп мендерделәр, яулыкны урадылар, кәләпүшне әткәйгә бирдем.

Башка сүз әйтмәделәр. Тик Сафа бабай гына:

– Башта бик каулама, аерманың бу ягына чыккач, кызганма, нык сук! Берүк тезгенеңне иркен куй! Тарткалап баруны ярата торган мал түгел бу! –дип, кат-кат әйтеп калды.

Без, Ялгыз каенга карап, үзеннән-үзе очарга барган атларыбызны көч белән тыя-тыя киттек.

Ялгыз каен бездән унбиш чакрым.

Башка елларда булса, җиде-сигез чакрымнан чаптыралар иде, быел, төрле илләрнең данлыклы атлары килгәнгә, шулай ерактан куйганнар, диләр. Ялгыз каенга ничек килеп җиткәнне белмим. Бу – бик артык газап булды. Әлбәттә, атлап кына барырга кирәк. Алмачуарны тыяр хәл юк. Алда, яисә артта берәр ат күрсә, авызлыкны тешләп ала да оча гына. Мин барып җиткәндә, атларның күбесе андалар иде инде. Ерак китмичә, туктаусыз йөреп торалар.

Боларны күргәч, каушап калдым: берсеннән-берсе сылу, бер-берсеннән асыл маллар. Өметем азаеп ук калды. Болар бит берсе дә Алмачуардан ким түгел!

Теге данлыклы күк бия дә килеп җитте. Күрүгә шуңардан күзләремне алмадым. Гаҗәп бер мал икән: кыска яллы, сирәк койрыклы, чандыр гәүдәле нәрсә. Очасы тар, бер якка бераз чалыш, аркасы бераз бөкрерәк. Әмма күкрәк дигән бөтенләй арысланныкы – шундый киң, шундый нык күренә. Тезләре ике яккарак китеп тора, бәкәлләренә карагач, тагы хәйран калдым: алар шундый озыннар ки, мин гомеремдә андыйны күргәнем юк. Күзләре зурлар, уйнап, ялкынланып торалар. Өстенә кечкенә, кап-кара, башы бөтенләй ялангач, кулына камчы тотып, бер башкорт малае менгән.

Кечкенә булса да, күп чапкан малайдыр, ахры: бер дә каушамый, атның холкын белгәнгә охшый.

Чабышкылар арасында иң тыныч торганы шул күк бия иде.

Атлар килеп бетте. Садыйк абзый безне тезә башлады. Бусы бик зур бәла икән: инде тигезләп тездем генә дигәндә, я берәүнең аты, кузгалып, алга китеп бара, я баскан урынында тора алмыйча, кире чигенә. Күп азаплардан соң, тезеп җиткерде:

– Берәү, икәү, өчәү! Һайди, туганнар! – дип кычкырып та җибәрде. Ул «һайди»ның «һ» сен әйтеп бетә алмагандыр, атлар, әйтерсең, канатланып очтылар.

Башкалар кая киткәннәрдер, узганнардырмы, артта калганнар-дырмы, – белә алмадым. Урыннан кузгалуга, без өч ат мин, күк бия, тагы бер җирән чабышкы, берберебезгә бәрелә язып, янәшә оча идек.

Аяклар җиргә тияме, әллә атлар яшерен канатлары белән һавадан баралармы – әле дә аерып җитә алмыйм. Агачлар, елгалар, зур-зур баткаклар – алда, ничектер, күзгә чалынырга өлгерә алмыйлар, без

аларны яшен кебек үтеп тә киткән булабыз.

Аер кул дигән бер тайгак елга бар. Бу юлда иң куркыныч нәрсә шул, диләр иде.

Очкан кошлар кебек, без бер-беребезне таптап, узып, каулашып, ул баткаклы елгага өчәү килеп кердек, ләкин ярның янында күк бия белән минем Алмачуар гына иде, өченче иптәш – җирән чабышкы, малае белән баштүбән шунда баткакка чумды булса кирәк.

Көчләр бик тигез: бервакыт аның аты чак кына арттан бара, ләкин тагы бер каулый, минем атның башы күк биянең койрыгы янына кала. Тагы бер баткак, минем башым әйләнә, үзем егылам кебек булам. Күңелгә шөбһә килә; күзне йомам да Алмачуарның ялларына тотынам. Ачсам, баткакны чыкканбыз, ләкин күк бия миннән 3-4 сажень алдан оча.

Инде якынаябыз да бугай: авыл-ның манаралары күренгән кебек була.

Гайрәт белән бер тартам, камчы белән уңга-сулга җан ачуы белән сугам. Алмачуарым «эһ» дип суырып ала да, күз ачып йомганчы, күк биянең алдына барып чыга…

Менә авыл, әнә басу капкасы, менә сырт өстен каплаган кара болыт кузгала!

Чабышкы ияләре безгә каршы ат өстендә киләләр. Арада әткәй дә күренеп кала.

– Һайди, Закир, тагы бер сук! Тагы бер! Тагы!

– Һайди, Алмачуар! Һайди, күк бия! Һайди, Алмачуар! Һайди, күк бия!..

Ике яклап безне каулыйлар… Кычкыралар, сугалар, шаулашалар.

Ләкин Алмачуар белән күк бия бөтенләй диярлек янәшә киләләр.

Тагы бер тартып җибәрдем, тагы бер бөтен гайрәтем белән уңнан-сулдан сугам…

Алмачуар «эһ» дип бер суырып ала да, күк бияне аршын ярым чамасы калдырып, мәйданга килеп тә ке-рәбез…

Күк биянең башы минем Алмачуарның кабыргасындарак булган хәлдә чикне дә узып китәбез!

Шау-шу, тавыш, тапталыш! Әйтерсең, мәхшәр көне!

Старостаның бер кулында яшел чапан – бусы беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге – бусы икенче килгәнгә билгеләнгән.

Тузан, шау-шу эчендә староста, ялгышмы, ничектер, чапанны күк биягә сузды, минем Алмачуарның муенына сөлгене ташлады:

– Син икенче килдең, бугай, – ди.

Ни эшләгәнемне белмәдем, күз алдым караңгыланды, камчы белән уратып-уратып старостаның йөзенә селтәдем дә, кызулык белән күк биядән чапанны тартып алып, бу кара болыт эченнән чыгып, читкә киттем. Камчы тигәндерме, юкмы, белмәдем…

Аны карап торырга вакыт та юк: чабып килгән атны туктатырга ярамавы һәркемгә билгеле бит!

Ул арада Сафа бабай, әткәй, күр-шеләр, килеп, мине ат башыннан кочаклап алдылар, һәммәсе мактый, һәммәсе рәхмәт укый, Сафа бабай, кат-кат башымнан сыйпап:

– Егетсең, балам, йөзне хур итмәдең, – ди. Әткәй Алмачуарны җитәкләп йөртә башлады. Мин, яулыкны ташлап, кәләпүш кидем дә кайнашып торган халык туфанына барып кердем.

Малайлар мине куркыта башла-дылар:

– Камчы белән сугып, старос-таның битен яргансың. Ну, бирер үзеңә дә кирәгенне! – диештеләр.

Ул арада староста үзе дә килде йөзе чыннан да ярылган булса кирәк: ак яулык белән бер күзе ашасыннан бәйләнгән.

Мин аңардан курыкмадым, тик аптырап калдым. Ул ачуланмады гына түгел, мине кочаклады, башымнан сыйпады да:

– Мин бала чакта үзем дә, ат менеп, күп чапкан кеше… Алдан килеп тә, икенченең бүләген бирсәләр, кан түзәлми аңа… Мин сиңа ачуланмыйм, аргансың, бар кайт инде, – дип, миңа егерме тиенлек көмеш бирде.

Дөнья минеке иде. Бөтен тирә-якта дан тоткан күк бияне узып килү Алмачуар өчен һичкемнең акылына килмәгән бер бәхет иде.

Понравилась статья? Поделить с друзьями:

Не пропустите также:

  • Краткое описание сказки семь симеонов
  • Краткое изложение рассказа тетрадки под дождем
  • Кратко сочинение по картине февральская лазурь 5 класс кратко
  • Кратко как появилась сказка спящая царевна
  • Краткий рассказ про волка 2 класс окружающий мир

  • 0 0 голоса
    Рейтинг статьи
    Подписаться
    Уведомить о
    guest

    0 комментариев
    Старые
    Новые Популярные
    Межтекстовые Отзывы
    Посмотреть все комментарии