Сочинение на татарском языке на тему “Казан – мәңге яшь шәһәр”
Иркәли җанны Идел һавасы,
Ишетәм синдә әнкәм авазын.
Мәхәббәтем син,
Бәхетем каласы −
Мең яшьлек Казан,
Мең яшәр Казан.
(Роберт Әхмәтҗанов).
Туган ягым − Татарстан. Киң кырларга, шаулы урманнарга, елгаларга, көмештәй ялтырап торган күлләргә бай минем туган ягым. Бәлки шуңа күрәдер, телебез дә каен ботагыдай сыгылмалы, көйләребез кебек назлы безнең.
Чиксез яшел киңлекләр, урман, кыр, күлләр илендә, инде мең елдан артык үзенең серле исеме, шөһрәтле тарихы булган Казан шәһәре Идел елгасына Казансу килеп кушылган җирдә урнашкан.
Казан − Татарстанның башкаласы. Ул татарларны бер үзәккә туплап торучы башкала − безнең рухи мәркәзебез. Ул − минем туган шәһәрем дә. Казанның, тарихчылар һәм археологлар ачыклый алган гомере генә дә 1000 елдан артып китә. Ә аңа кадәр ул күпме еллар дәвамында яшәгән, бер Ходай белә.
Казан шәһәренең салынуы турында бик күп халык авыз иҗаты ядкярләре һәм әдәби әсәрләр бар. “Хан кызы Алтынчәч”, “Кабан күле”, “Алпамша” әкиятләре, “Туйбикә казаны” легендалары − әнә шундыйлардан.
“Шәһри Болгарда халык бай яшәгән. Ләкин Аксак Тимер Шәһри Болгарны җимергән.
…Бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән. Шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Бу урын аларга ошаган. Шунда туктап, яшәп калганнар. Безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар.
Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы Казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш”. (“Туйбикә казаны”.)
Чынлап та, безнең халкыбыз бик кунакчыл бит, димәк, ул сыйфат безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән. Өйгә кунак алып кайту, аңа хөрмәт күрсәтү − бүген дә халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе.
Казан − тарихи шәһәр. Аның иң биек урынына Кремль диварлары урнашкан. Ә диварлар артында кызыл кирпечтән салынган Сөембикә манарасы һәм ап-ак Спас манарасы; Казаныбызга нур чәчеп торучы Кол Шәриф мәчете бар. Казан Кремле − Бөтендөнья тарихи мирас һәйкәле дип игълан ителде.
Казаныбызга мең яшь булуга карамастан, ул яшәрә генә бара. Чөнки аны көннән-көн матурлыйлар, яңарталар. Башкалабызның иске урамнары, йортлары төзекләңдерелә. Шулай ук яңа урамнар һәм микрорайоннар да калкып чыга, метро төзелә. Казан һаман да иҗат дәрте белән рухланып яши, киләчәккә ачык йөз белән карый.
Казан − безнең республикабызның йөрәге ул, белем үзәге. Монда бик күп атаклы язучылар, галимнәр, рәссамнар, композиторлар яшәгән, укыган, иҗат иткән… Шәһәребездә бик күп уку йортлары, музейлар, театрлар, парклар бар. Казанда төрле халык вәкилләре үзара дус яшиләр һәм эшлиләр.
Казаным − ул дуслык шәһәре! Казаным − ул тарихи шәһәр. Казаным − ул гел яңарып торучы, картаймый торган мәңге яшь шәһәр!
Сочинение республикабызның башкаласы — Казан шәһәренең истәлекле урыннары буенча экскурсиядән соң язылды.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Гришина Любовь, 15 лет
РТ, г. Набережные Челны
МАОУ «СОШ№48»
Руководитель: Султаншина
Миляуша Исрафиловна,
учитель татарского языка и литературы
Казанга экскурсия
(Сочинение на татарском языке)
Менә без Казанда экскурсиядә. Республикабызның башкаласы булган Казан − Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Аңа 1000 ел элек нигез салынган. Бүгенге көндә Казан − миллионнан артык халкы булган зур шәһәр. Ул истәлекле урыннарга бик бай.
Экскурсиябезне Кремльдән башлап җибәрдек. Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Ерактанрак карасаң, әйтерсең лә ул бер утрауны биләп тора. Кичләрен шушы утрауны төрле төстәге утлар яктырта. Бу − искиткеч күренеш. Кремльгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы урнашкан. Аны сәгать бизи. Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Ул әсирлектә дә үлемсез шигырьләр язган, батырларча һәлак булган. Без аның шигырьләрен яратып укыйбыз.
Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Сөембикә − татар халкының горурлыгы, иминлек билгесе, иманы, кыйбласы ул. Кремльдә без Сөембикә манарасының тарихы белән таныштык. Ул − бик борынгы корылма, һәм дөньядагы авып баручы берничә шундый корылмалар исемлегенә кертелгән. Хәзерге көндә төзүчеләр аның авышып баруын туктатканнар. Яңа корылмалардан булган Кол Шәриф мәчетен дә озаклап карадык. Ул искиткеч матур һәм зур мәчет икән, һәм, хаклы рәвештә, илебезнең җиде могҗизасы исемлегенә керергә тиеш. Кремль безгә бик ошады.
Аннан соң Казанның бүтән истәлекле урыннарына юнәлдек.
Казан − студентлар шәһәре. Ул инде күптәннән Россиянең югары белем, фән, нәшрият үзәге булган. Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Идел буе, Урта Азия халыклары өчен мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре әзерләгән, дәреслекләр һәм китаплар бастырып торган. Шуңа күрә дә анда бик күп уку йортлары урнашкан.
Университет − Казаныбызның горурлыгы. Анда меңнәрчә студент югары белем ала. Минем әти-әниләрем, күп туганнарым да аны тәмамлаган. Минем дә шул университетта укыйсым килә.
Казанның үзәгендә урнашкан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты да республикабыз горурлыгы. Ә аның каршында халкыбызның сөекле улы, композитор Салих Сәйдәшевкә һәйкәл куелган.
Без тагын Татар дәүләт академия театры бинасы янында булдык. Ул Г. Камал исемен йөртә. Театр Кабан күле буенда урнашкан. Без шунда күңелле ял иттек.
Казанның тагын бер истәлекле урыны булган Тукай музеена да бардык. Атаклы шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлы буенча күп мәгълүмат алдык. Казан шәһәре миңа бик тә ошады.
Мин үз туган ягымны бик яратам һәм аның белән горурланам.
Туган ягым − Татарстан. Киң кырларга, шаулы урманнарга, елгаларга, көмештәй ялтырап торган күлләргә бай минем туган ягым. Бәлки шуңа күрәдер, телебез дә каен ботагыдай сыгылмалы, көйләребез кебек назлы безнең.
Чиксез яшел киңлекләр, урман, кыр, күлләр илендә, инде мең елдан артык үзенең серле исеме, шөһрәтле тарихы булган Казан шәһәре Идел елгасына Казансу килеп кушылган җирдә урнашкан.
Казан − Татарстанның башкаласы. Ул татарларны бер үзәккә туплап торучы башкала − безнең рухи мәркәзебез. Ул − минем туган шәһәрем дә. Казанның, тарихчылар һәм археологлар ачыклый алган гомере генә дә 1000 елдан артып китә. Ә аңа кадәр ул күпме еллар дәвамында яшәгән, бер Ходай белә.
Казан шәһәренең салынуы турында бик күп халык авыз иҗаты ядкярләре һәм әдәби әсәрләр бар. «Хан кызы Алтынчәч», «Кабан күле», «Алпамша» әкиятләре, «Туйбикә казаны» легендалары − әнә шундыйлардан.
«Шәһри Болгарда халык бай яшәгән. Ләкин Аксак Тимер Шәһри Болгарны җимергән.
…Бер кабиләнең анасы Туйбикә карчык унбишләп кешене иярткән дә җил көймәсе белән Идел буйлап китеп барган. Ул алты потлы казанын да үзеннән калдырмаган, казанның чылбыры да алты пот икән. Шактый баргач, юлчылар яр буена төшкәннәр. Бу урын аларга ошаган. Шунда туктап, яшәп калганнар. Безгә аш-су, бәхет теләп торсын диеп, казанны күмеп куйганнар.
Шушы урында Казан шәһәрен сала башлаганнар, ди. Чылбырлы Казан әле хәзер дә шәһәр астында ята, ди, тик аны табучы гына юк, ди. Казан исеме әнә шулай килеп чыккан, имеш». («Туйбикә казаны».)
Чынлап та, безнең халкыбыз бик кунакчыл бит, димәк, ул сыйфат безгә борынгы бабаларыбыздан күчкән. Өйгә кунак алып кайту, аңа хөрмәт күрсәтү − бүген дә халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе.
Казан − тарихи шәһәр. Аның иң биек урынына Кремль диварлары урнашкан. Ә диварлар артында кызыл кирпечтән салынган Сөембикә манарасы һәм ап-ак Спас манарасы; Казаныбызга нур чәчеп торучы Кол Шәриф мәчете бар. Казан Кремле − Бөтендөнья тарихи мирас һәйкәле дип игълан ителде.
Казаныбызга мең яшь булуга карамастан, ул яшәрә генә бара. Чөнки аны көннән-көн матурлыйлар, яңарталар. Башкалабызның иске урамнары, йортлары төзекләңдерелә. Шулай ук яңа урамнар һәм микрорайоннар да калкып чыга, метро төзелә. Казан һаман да иҗат дәрте белән рухланып яши, киләчәккә ачык йөз белән карый.
Казан − безнең республикабызның йөрәге ул, белем үзәге. Монда бик күп атаклы язучылар, галимнәр, рәссамнар, композиторлар яшәгән, укыган, иҗат иткән… Шәһәребездә бик күп уку йортлары, музейлар, театрлар, парклар бар. Казанда төрле халык вәкилләре үзара дус яшиләр һәм эшлиләр.
Обновлено: 09.01.2023
Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе. Ул – Татарстан Республикасының башкаласы. Хәзер Каазанның мәйданы 425 квадрат километрдан артык. Казанда миллионнан артык кеше яши. Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе. Ул – Татарстан Республикасының башкаласы. Хәзер Каазанның мәйданы 425 квадрат километрдан артык. Казанда миллионнан артык кеше яши. Казан – зур промышленность шәһәре. Анда машина җитештерү промышленносте, җиңел промышленность, азык-төлек промышленносте үскән. Казанга су юлы белән дә, тимер юл белән дә, самолет белән дә барып була. Күптән түгел Казанга экскурсиягә бардык. Казан – искиткеч матур шәһәр. Бигрәк тә безгә Казан Кремле ошады. Анда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы урнашкан. Кремль янындагы мәйданда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Казанда Татар дәүләт академия театры бар. Ул Галиәсгар Камал исемен йөртә. Театр Кабан күле буендагы бик матур бинада урнашкан. Театрда драмалар, комедияләр куела. Иң атаклы спектакльләрнең берсе – “Беренче театр”. Пьесаның авторы – Галиәсгар Камал. Театрда Равил Шәрәфиев, Ринат Тәҗетдинов, Нәҗибә Ихсанова, Алсу Гайнуллина, Люция Хәмитова һәм башка күренекле артистлар эшли.
“Казан” тексты буенча эш. Туры киләме, килмиме, шуны билгеләү. 1. Туры килә. 2. Туры килми Казан – Башкортстан Республикасының башкаласы. Казанда миллионнан ким кеше яши. Казан – зур промышленность шәһәре. Казанга төрле юл белән барып була. Безгә бигрәк Г.Камал театры ошады. Кремльдә Нурулла мәчете бар. Кремль янындагы мәйданда М.Җәлил һәйкәле бар. Г.Камал театры Казансу елгасы буенда урнашкан. Иң атаклы спектакльләрнең берсе – “Галиябану”. “Беренче театр”ның авторы – Г.Камал.
Һәр абзацка тиешле саннарны сайлап язарга А. 1 нче абзац Ә. 2 нче абзац Б. 3 нче абзац В. 4 нче абзац Г. 5 нче абзац Татар дәүләт академия театры бинасы Казан Кремле күренеше Казанның мәйданы Сәнгать музее тарихы Промышленность үсеше Казанга бару юллары
Тиешле кушымчалар өстәп язарга 1 Ул – Татарстан Республикасының ____ . башкала 2 Казанда _____ артык кеше яши. миллион 3 Күптән түгел Казанга _____ бардык. экскурсия 4 Бигрәк тә безгә Казан Кремле _____ . ошарга 5 Кремль янындагы ____ герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. мәйдан 6 Театр Кабан күле буендагы бик матур бинада _____ . урнашырга 7 Пьесаның ____ – Галиәсгар Камал. автор
- Для учеников 1-11 классов и дошкольников
- Бесплатные сертификаты учителям и участникам
Арча районы Курса Почмак урта гомуми белем м әктәбе
Башлангыч сыйныфлар укытучысы
Әхмәдуллина Гөлназ Илфат кызы
Тема. Минем кече Туган илем .
1.Туган ил, кече Туган ил т өшенчәләрен ачыклау,республика, район, туган авыл турында белемнәрне тирәнәйтү.
2.Патриотизм хисе, туган якка мәхәббәт, аның кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Регулятив универсаль уку гамәлләре : дәреснең темасын билгели алу.
Шәхси универсаль уку гамәлләре: үз туган ягыңны өйрәнүгә омтылыш тәрбияли алу.
Танып-белү универсаль уку гамәлләре: алынган мәглүматларны кулана белү, чагыштыра алу, күзәтә белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: тыңлый белү, сөйләшүдә катнаша алу, үз фикереңне әйтә белү
План- конспкт
I.Дәресне оештыру, мотивация.
— Бер- беребезгә карап елмайыйк,хәерле көн телик. Бүгенге беренче дәресебез һәрберебезгә шатлык, күтәренке кәеф алып килсен .
II.Белемнәрне актуальләштерү өлеше
— З.Туфайлованың “Туган ил” шигырен алдан тыңлау. (Шигырь аша дәреснең темасын билгеләү)
Бүгенге дәреснең темасы нинди була , кем әйтә?
-Туган ил турында. (Слайд 1) Нәрсә ул кече туган ил? Шул сорауга җавап эзлибез.
— Безнең туган илебезнең исеме ничек ?(Рәсәй Федерациясе) ( C лайд 4,5,6)
-Башкаласы кайсы шәһәр? (Мәскәү шәһәре)
-Рәсәй нинди ил? Укучылар чиратлап саныйлар : зур, көчле, бай,матур.
-РФнең дәүләт символларын искә төшерү.
Дәүләт флагы ул- илнең мөстәкыйль, ирекле булуын аңлата.
Туган илебез флагы өч төсле, бер үлчәмдәге тасмалардан тора.
Ак төс с –чиста һәм саф намуслылык.
Зәңгәр төс – һаваны һәм дөреслек, тугрылылыкны аңлата.
Кызыл төс – ут кыюлык төсе.
Россиянең дәүләт гербы
Герб кызыл фонда. Кызыл төс -тормыш билгесе Кызыл төс өстендә ике башлы бөркет. Ике бөркет башында да таҗ. Бөркетнең уң аягында скипетр, ә сул аягында алтын шар. Шар, скипетр, таҗ борын-борын заманнардан патшаның символлары булып торган. Бөркетнең күкрәгендә, кызыл фонда атка утырган юртак сурәте төшерелгән. Ул- Данлы Георгий Победоносец. Ул ак атка атланган, иңендә зәңгәр плащ, уң кулында көмеш сөңге, әлеге сөңге кара еланны үтерергә ярдәм иткән. Кара елан- явызлык символы. Ул батыр кулы белән юк ителгән. Батырның тугры дусты ат үзенең тояклары белән аҗдаһаны таптый
-Ә без яшәгән республиканың исеме ничек ?
Татарстан Республикасын безнең туган илебез дип әйтә алабызмы?
III. Яңа материал өстендә эш.
Безнең Татарстан Россия дәүләтенең үзәгендә, Идел һәм Чулман елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел, мәйданы 68мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан — иң зур республикаларның берсе. Туксаннан артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. Һәр дәүләтнең җитәкчесе, ягъни президенты була.
1.Татарстан Республикасының символларын искә төшерү.(слайд 7-10)
а)1991нче елның 29нчы ноябрендә ТРның дәүләт флагы кабул ителә. Аны рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов ясаган. Флаг өч төстән тора. Һәр төснең үз мәгънәсе бар.
— Ничек уйлыйсыз: кызыл, яшел, ак төсләр нәрсәне аңлата?
— Кызыл – кояш, ут төсе.
— Яшел – яз, яңарыш, тынычлык төсе.
— Ак – сафлык, тынычлык билгесе.
б) 1992нче елның 7нче февралендә ТР дәүләт гербы кабул ителә. Аны эшләгәндә флагтагы төсләрне кулланалар. Гербның авторлары – Назыйм Ханзафаров, Риф Фәхретдинов. Ул түгәрәк калкан (щит) рәвешендә. Уртада канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс читлектә яши алмый. Димәк, Татарстан да ирекле, мөстәкыйль дәүләт булырга тиеш.
— Барсның тешләре, тырнаклары нәрсәне аңлата дип уйлыйсыз?
— Үз-үзен яклый алуын.
— Уң аягын күтәрүе нәрсәне аңлатыр?
— Һәр эшне уң аяктан башлауны.
— Канатындагы 7 каурые аның үз-үзен җирдә дә, күктә дә яклый алуын күрсәтә. Калканда сурәтләнгән кашкарый (астра) чәчәге озын гомер теләүне белдерә. Яшел җирлектәге орнаментлар – табигатьнең уянуын, ТРның яңаруын күрсәтә.
в) 1993нче елның 27нче августында ТР дәүләт гимны кабул ителә. Аны композитор Рөстәм Яхин иҗат иткән.( гимн тыңлатыла.)
3.ТР истәлекле урыннары белән таныштыру (слайд 11-19)
4.Практик эш. Төркемнәрдә эш.
1 нче төркем : Рәсәй Федерациясенең флагын төзи, һәр төс нәрсә аңлатканын сөйләргә әзерләнәләр.
2 нче төркем: Татарстан Республикасы флагынын төзи,төсләр нәрсә аңлатканын сөйләргә әзерләнә. Үз биременә кагылган гербны сайлап ала.
Балалар, без Рәсәй Федерациясендә, Татарстан республикасында яшибез.Төгәлрәк итеп яшәү урыныбызны кем атый ала?
5. Арча районы.(слайд )
а) Арча районы символлары
Арча районы Татарстандагы иң зур районнарның берсе . Ул Казан шәһәреннән 60 км ераклыкта урнашкан. Бүгенге көндә районыбыз 84 яшен бәйрәм итте. (Туган көне 10 август) Ләкин яше күп булса да Арчабыз көннә-көн яшәрә, яңара,Хәзерге көндә ул шәһәр статусы алды. Аның үзенең гербы, гимны, флагы бар.Укучылар сез барыгызда беләсез, һәрбер илнең гербы, флагындагы төсләр, бизәкләр нәрсә дә булса аңлата.Ә хәзер үзебезнең гербка күз салыйк әле. Яшел фонга сары төс белән бүрәнә крепость алынган.Яннары буенча сары төс белән башаклар төшерелгән һәм кашкарыйлар( астра) ак төс белән бирелгән.
Ак төс-чисталык, тынычлык, бер-береңне аңлау символы булып тора.
Сары (золото)-уңыш,байлык, хөрмәт символы.
б)Алар Ватан өчен сугышты
Укучылар, бөтен ил белән Бөк Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәбез. Бу озакка сузылган канкойгыч сугыштан районыбыз да читтә кала алмый. Районыбыз халкы авырлыклар алдында тез чүгеп калмый.Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен 5 райондашыбызга Советлар Союзы герое исеме бирелә.Менә алар:
1.Сафиуллин Гани Биккенә улы 1905 елның 1 июнендә Иске Кишет авылында туа.1941 елдан Бөек ватан сугышы фронтларында.Советлар Союзы герое исеме 1943 елның 26 октябрендә бирелгән .Сугыштан соң Казанда яши.” Ленин, Кызыл Байрак, “ 3дәрәҗә Суворов, 2 дәрәҗә Кутузов , Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.1973 ел. 14 октябрь вафат.
2. Соколов Леонид Михаил улы1908 елның 28 апрелендә Бимәр авылында туа.1942 елдан сугышта.1945 елның 27 июнендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.сугыштттан соң Хәрби һава көчләрендә хезмәтен дәвам итә.Ленин , 3 Кызыл Байрак, 2кызыл Йолдыз орденнары, медальләре белән бүләкләнә.
3. Сафин Нәкыйп Сафа улы 1927 елда Мирҗәм авлында туган.1941 елдан сугышта. 1943 елның 20 декабрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.Сугыштан туган авылына кайта.Совхозда директор булып эшли.
2 Ленин, 1 һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.1987 елда вафат. Казанда җирләнгән.
4. Салихов Гатаулла Салих улы1924 елның 1 январендә Түбән Оры авылында туа.1943 елда Советлар Союзы Герое исеме бироелә.1945 елда сугыштан кайта.Мәскәүдә яши.
5. Ежков Валентин Федор улы1922елның 27 маеда Арчада туа.1942 елда сугышка китә.1943 елның 19 августында донецк өлкәсендә барган каты сугышларда зур батырлык күрсәтә, һәлак була.Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 19 мартында үлгәннән соң бирелә.Ленин ордены белән бүләкләнә.Арчада 1 урам, 1 урта мәктәп аның исемен йөртә.
В). Арча районы язучылары (слайдлар)
Арча төбәге күренекле шәхесләргә бай төбәк.Атаклы галим-мәгърифәтче Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗәни, Шәмсетдин Күлтәси Арча туфрагыннан.Атаклы шагыйрь һәм язучыларга да Арча төбәге бик бай.( укучылар үзләре санап карый Г Тукай, М.Мәһдиев, Г.Бәширов, Г.Ахунов, Р.Төхвәтуллин, М.Фәйзуллина Һ.б.).Әсәрләре туган җиргә чиксез мәхәббәт белән сугарылган тирән тәрбияви мәгънәгә ия.Инде менә ничә буын тарафыннан алар яратып укыла, өйрәнелә.
Гомәр Бәширов 1901 елның 7 гыйнварында Яңасала авылында туа.
Әсәрләре: “Туган ягым-яшел бишек”, “Җидегән чишмә”,
Гариф Ахунов 1925 елда Өчиле авылында туа.
Язучы,драматург,тәрҗемәче
Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елда Гөберчәк авылында туа.
Язучы,әдәбият галиме,тәнкыйтьче
Г) Хезмәтеңә күрә хөрмәтең.(Слайдлар)
Арча төбәге авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле эшли, елдан-ел матур күрсәткечләргә ирешә, ил табынын баетуга зур өлеш кертә.Халыкның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә район танымаслык булып үзгәрә.Үзенең төзүчеләре, укытучылары, терлекчеләре,белән Арчабыз горурлана ала.Юкка гына анда
6 Социалистик Хезмәт Герое тумагандыр. Менә алар:
Хәстиев Мирбат Бәдри улы(1927-2000)-колхоз рәисе Казанбаш
Сәгъдуллин Шәрифулла Сәгъдулла улы (1930-2001)-тракторчы
Галимова Дания Һадиҗан кызы (1928)-терлекче
Әсхәдуллин Галимулла Әсәдулла улы(1928)-фрезерче һөнәре металл белән эш
Габдрахманова Стелла Зәки кызы ( 1933)- укытучы
Шәйхетдинов Илсур Гәрәфи улы (1936) -торба салучы кран машинисты
5. Ял минуты. (МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану). “Әпипә” көенә йөриләр. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр.
-Татарстанның Дәүләт флагында ничә төс бар? (Җавап: өч төс – яшел, ак, кызыл. Музыка туктауга өчәр укучы берләшә);
— Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасының ничәнче президенты? (Җавап: икенче — Музыка туктауга икешәр кеше берләшә);
— Татарстан аша ничә зур елга ага? (Җавап: дүрт – Идел, Кама, Нократ, Агыйдел. Музыка туктауга дүрт әр кеше берләшә) ;
-Татарстан Республикасында ничә тел дәүләт теле дип санала? (Җавап: ике – рус һәм татар телләре. Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр).
6. Арчаның истәлекле урыннары
Арча төбәге –музейларга да бай як әле ул.Яңа Кырлай авылында Г.Тукайның мемориаль комплексы , шагыйрьнең туган авылы КушлавычтаТукаевлар гаиләсенең музей усадьбасы, Арча төбәгендә республикабызда бердәнбер “ Әлифба” музее эшли.Күлтәс авылында татар мәгърифәтчесе Шәмсетдин Күлтәси, Гөберчәк авылында_М.МәһдиевЯңасала авылында-Г.Бәширов, Казанбаш авылында-Г.Ахунов музейлары эшли.Мәктәпләр каршында туган якны өйрәнү музейлары эшләп килә.Арчабызның үзендә Казан арты этнографик һәм,Әдәбият һәм сәнгать музейлары халыкка хезмәт күрсәтә.
5. Арчаның бүгенгесе
Арчабыз елдан-ел зурая, үсә, матурлана дидек. Иске биналар яңартыла. Ә хәзе р әйдәгез шушы матурлыкка күз салып алыйк әле.
Арча, Арча дибез.
— Укучылар, Туган илең кайдан башлана? – дип сорасалар, сез ни дип жавап бирер идегез?
— Туган авылымнан башлана.
— Уйнап үскән, көтү көткән болыннардан.
— Б алык тоткан, су коенган елга-чишм ә л ә рд ә н.
— Мин укыган мәктәптән.
7. Курса Почмак, Иске Масра авыллары ы турында әңгәмә. (Слайдлар)
Укучылар мәктәп,дуслары,классташлары турында сөйлиләр.
Чыннан да, укучылар, Туган ил – туган авылдан, андагы һәр сукмактан, андагы без үткән юлдан башлана икән. Шуңа да үзенең Туган авылы, Туган ягы, Ватаны белән горурланмаган кеше юктыр ул.
V. Рефлексия.
1. Сорауларга җаваплар алу.
— Дәреснең темасы нинди?
-Нәрсә ул кече Туган ил? (Ул — синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул — синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың. Ул — синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең.)
Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза. Г.Тукайга багышланган инша.
Г.Тукай – татар халкы күгендә якты йолдыз.
“Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Курергә шаһлыгын, тәхетен татарның.
Татар бәхете өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татар. ”
Тукай! Татар халкы телендә, күңел түрендә яңгырап торган бу исемнең халык өчен нинди кадерле, аның язмышында никадәр әһәмиятле икәне шөбһәсездер. Нигә шулай, берәүләр, ижаты белән әдәбиятта тирән эз калдырып та, халыкныкы булып китә алмый, икенчеләре, әдәбият тарихына гына тугел, халык тарихына җуелмас битләр яза.
Тукай феномены, Тукай талантының бөеклеге һәм яшәү көче хакында күп уйландым мин. Бу уйланулар бер нәрсәне ачык аңларга ярдәм итте: халык язмышы милләт язмышыннан аерылгысыз, халык өметләрен һәм әрнүләрен, сөенечләрен һәм тормышын сурәтләгән иҗат кына озын гомерле, кадерле була икән.
Г.Тукай 1886 елның апрелендә дөньяга килә. Балачагы. ятимлек ачысын татып үтсә дә , язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы , туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый. Ләкин бу иҗат гомере 1913 елда туктап, өзелеп кала. Нибары унсигез елга сузылган бу юл Г.Тукайга мәңгелек дан, исем, дәрәҗә алып килде.
Жисми яктан шагыйрь тормыштан китсә дә, еллар үткән саен Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аның тарафыннан иҗат ителән 400 дән артык классик шигырь , 9 поэма, 350 дән артык чәчмә әсәре чын татар телендә язылуы, телнең нәфислеге һәм саф булулары белән аерылып тора.
Тукай ижаты куптән инде халыкара хәзинәгә әверелде. Ул татар әдәбиятында дөнья халыкларының телләренә иң күп тәржемә ителгән әдип. Тукай иҗаты дөнья мәдәнияты бакчасындагы татар чәчәге ул. Үзе дә төрек, гарәп, фарсы, рус, казах, татар телләрен яхшы белеп Пушкин, Лермонтов , Толстой, Крылов, Некрасовны, рус теле аркылы көнбатыштан Байронны, Шекспир, Гейне, шәрыкътан оригиналда Хафиз, Сабир, Сәгъди, Низаминыукыган, тәржемә иткән, алар иҗаты белән татар халкын һәм башка төрки халыкларны таныштырган язучыларның беренчесе.
Шуңа күрә дә безнең куңелләрдә, йөрәкләрдә, Тукай рухы, Тукай шигырьләре, Тукай моңнары. Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңнары яңгыраганда татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр!
Submit to our newsletter to receive exclusive stories delivered to you inbox!
Пармезан Черница
Лучший ответ:
Онтонио Веселко
Менэ ямле жэй дэ килеп житте .кешелэр бик жинел кимгэ кучтелэр. Эллбэттэ без дусларыбыз кошлар да кайтып житэрлэр.Куп тэ утмэс су коенырга йори башларбыз .можно так начать ну вот это лучше за это мне5 поставили Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме. Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!
Вы можете из нескольких рисунков создать анимацию (или целый мультфильм!). Для этого нарисуйте несколько последовательных кадров и нажмите кнопку Просмотр анимации.
Читайте также:
- Однажды весенним днем пассажирский поезд с грохотом и лязгом сочинение
- Мы действуем в силу того что признаем полезным сочинение
- Описание кухни сочинение 6 класс
- Сочинение про дом на английском языке 3 класс
- Сочинение на тему мистика в портрет
«Казан — борынгы шәһәр» тексты буенча презентация
9 нчы сыйныф
“Казан – борынгы шәһәр” тексты буенча БРТга әзерләү
Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе. Ул – Татарстан Республикасының башкаласы. Хәзер Каазанның мәйданы 425 квадрат километрдан артык. Казанда миллионнан артык кеше яши.
Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе. Ул – Татарстан Республикасының башкаласы. Хәзер Каазанның мәйданы 425 квадрат километрдан артык. Казанда миллионнан артык кеше яши.
Казан – зур промышленность шәһәре. Анда машина җитештерү промышленносте, җиңел промышленность, азык-төлек промышленносте үскән.
Казанга су юлы белән дә, тимер юл белән дә, самолет белән дә барып була.
Күптән түгел Казанга экскурсиягә бардык. Казан – искиткеч матур шәһәр. Бигрәк тә безгә Казан Кремле ошады. Анда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы урнашкан. Кремль янындагы мәйданда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.
Казанда Татар дәүләт академия театры бар. Ул Галиәсгар Камал исемен йөртә. Театр Кабан күле буендагы бик матур бинада урнашкан. Театрда драмалар, комедияләр куела. Иң атаклы спектакльләрнең берсе – “Беренче театр”. Пьесаның авторы – Галиәсгар Камал. Театрда Равил Шәрәфиев, Ринат Тәҗетдинов, Нәҗибә Ихсанова, Алсу Гайнуллина, Люция Хәмитова һәм башка күренекле артистлар эшли.
“Казан” тексты буенча эш. Туры киләме, килмиме, шуны билгеләү.
1. Туры килә. 2. Туры килми
Казан – Башкортстан Республикасының башкаласы.
Казанда миллионнан ким кеше яши.
Казан – зур промышленность шәһәре.
Казанга төрле юл белән барып була.
Безгә бигрәк Г.Камал театры ошады.
Кремльдә Нурулла мәчете бар.
Кремль янындагы мәйданда М.Җәлил һәйкәле бар.
Г.Камал театры Казансу елгасы буенда урнашкан.
Иң атаклы спектакльләрнең берсе – “Галиябану”.
“Беренче театр”ның авторы – Г.Камал.
Һәр абзацка тиешле саннарны сайлап язарга
А. 1 нче абзац
Ә. 2 нче абзац
Б. 3 нче абзац
В. 4 нче абзац
Г. 5 нче абзац
Татар дәүләт академия театры бинасы
Казан Кремле күренеше
Казанның мәйданы
Сәнгать музее тарихы
Промышленность үсеше
Казанга бару юллары
Тиешле кушымчалар өстәп язарга
1
Ул – Татарстан Республикасының ____ .
башкала
2
Казанда _____ артык кеше яши.
миллион
3
Күптән түгел Казанга _____ бардык.
экскурсия
4
Бигрәк тә безгә Казан Кремле _____ .
ошарга
5
Кремль янындагы ____ герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.
мәйдан
6
Театр Кабан күле буендагы бик матур бинада _____ .
урнашырга
7
Пьесаның ____ – Галиәсгар Камал.
автор
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Казан | |
рус. Казань | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1005 |
---|---|
Рәсми исем | Казан һәм Qazan |
Кушамат/тәхәллүс | Third Capital of Russia |
Рәсми тел | рус теле һәм татар теле |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт |
|
Нәрсәнең башкаласы | Татарстан |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Идел һәм Казансу |
Хөкүмәт башлыгы | Илсур Метшин |
Канунбирү органы | Казан шәһәр думасы |
Әгъзалык | Креатив шәһәрләр челтәре[d][1] |
Рәсми бәйрәм | Fiesta patronal[d] |
Халык саны | 1 243 500 (1 гыйнвар 2018)[2][3] |
Административ бүленеше | Казанның Авиатөзелеш районы, Вахитов районы, Киров районы, Мәскәү районы, Яңа Савин районы, Идел буе районы һәм Совет районы |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 60 метр |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Кардәш шәһәр | Юрмала, Анталия, Җиддә[d], Истанбул, Брауншвейг[4], Браян, Коллеҗ-Стейшен, Хәйдәрабад, Урбино, Астана, Әстерхан, Красноярск, Чиләбе[5] һәм Верона[6] |
Чиктәш дәүләтләр | Яшел Үзән районы, Биектау районы, Питрәч районы, Лаеш районы һәм Югары Ослан районы |
Бүләкләр |
Хезмәт даны шәһәре (2 июль 2020) |
Мәйдан | 425,3 км² |
Почта индексы | 420000–420999 |
Рәсми веб-сайт | kzn.ru(рус.)(ингл.)(тат.) |
Һәйкәлләр исемлеге | Казан һәйкәлләре[d] |
Феноменның икътисады | Казан икътисады[d] |
Беренче язма телгә алу | 1391[7] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 7030 ± 9 |
Җирле телефон коды | 843 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Казанда җирләнгәннәр[d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | Төркем:Казан күренешләре[d] |
|
|
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Казан (мәгънәләр) битенә күчегез.
Казан (тат.лат. Qazan, тат.гар. قزان, рус. Казань) — Татарстан Җөмһүриятенең башкаласы, Россиянең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу урынында урнашкан зур порт.
Шәһәрнең теркәлгән «Россиянең өченче башкаласы» бренды бар, шулай ук ярымрәсми рәвештә ул «Россия федерализмы үзәге (башкаласы)» һәм «бөтендөнья татарларының башкаласы» дип атала. 2005 елда Казан шәһәре 1000-еллыгын бәйрәм итте, 2013 елда Казанда XXVII Җәйге Универсиада узды. 2015 елда — су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты үткәрелде, ә 2018 елда шәһәр (Россиянең башка шәһәрләр белән) ФИФА Дөнья футбол чемпионатын кабул итә.
Казан ханлыгының, Казан өязенең, Казан губернасының һәм Татарстан АССРның тарихи башкаласы (үзәге).
2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре»[8].
Физик-географик сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Урынлаштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу төшендә урнашкан. Географик координатлар («ноленче» километр): 55°47′ т. к. 49°06′ кч. о.HGЯO. Тирәнлек: 29 км, киңлек: 31 км. Шәһәрнең сәгать поясы — UTC+4, ләкин мәскәү вакыты.
Шәһәр көнбатыш, үзәк һәм көньяк-көнбатыш өлешләрендә Идел елгасына чыга, яр буе сызыгы — 15 километр. Казанның көнбатыш читендә Идел аша күпер бар. Казансу елгасы төньяк-көнчыгыштан көнбатышка ага һәм шәһәрне ике тиң диярлек өлешкә бүлә. Казансу аша биш күпер вә дамба төзелгән, шулай ук елга астында Казан метрополитенының Үзәк сызыгы бара.
Шәһәр өске йөзенең үзенчәлеге — тигезле-үрле. Шәһәрнең үзәгендә Болак арты, Кабан алды, Кабан арты тигезлекләр, Арча кыры калкулы тигезлек, һәм аерым үрләр (Кирмән, һ. б.) бар. Көньякка һәм көньяк-көнчыгышка таба шәһәр территориясе күтәрелә бара, шуңа күрә түбәнле Таучык, Әзин, Нагорный, Дәрвишләр торак массивлары елга арты өлешеннән уртача 20—40 метрга зуррак биеклекләрдә урнашалар. Елга арты өлешендә Җилантауны һәм шәһәр төньягындагы бистәләрнең үрләрне аерылып торалар.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәрнең климаты — уртача континенталь, суыклар һәм корылык еш очрашмыйлар. Казанга күбрәк көньяк һәм көнчыгыш җилләр өрә, җилсез һава уртача елда 13 тапкыр була. Кар капламы февраль һәм март айларында якынча 38 см. Иң салкын ай — гыйнвар (−11,6 °C), иң эссе — июль (19,7 °C), уртача еллык явым-төшем күләме — 550 мм. Иң яңгырлы ай — июнь (70 мм), ә иң аз санда явым-төшем мартта — 25 мм. 2010 елның 1 августында Казанда температур максимум — 39,0 °C теркәлгән. Минимум — 1942 елның 21 гыйнварендә (−46,8 °C) булган. Елда уртача җил көче 3,6 м/с була, ә һава дымлылыгы — 75 %.
Казан климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 3,8 | 5,2 | 14,0 | 29,5 | 33,8 | 37,5 | 38,9 | 39,0 | 32,3 | 23,4 | 15,0 | 6,1 | 39,0 |
Уртача максимум, °C | −7,2 | −6,7 | −0,2 | 10,2 | 19,0 | 23,5 | 25,5 | 22,9 | 16,3 | 8,1 | −1 | −5,8 | 8,7 |
Уртача температура, °C | −10,4 | −10,2 | −4 | 5,5 | 13,3 | 18,1 | 20,2 | 17,6 | 11,7 | 4,8 | −3,4 | −8,5 | 4,6 |
Уртача минимум, °C | −13,5 | −13,3 | −7,3 | 1,6 | 8,2 | 13,3 | 15,5 | 13,3 | 8,2 | 2,2 | −5,6 | −11,4 | 0,9 |
Абсолют минимум, °C | −46,8 | −39,9 | −31,7 | −25,6 | −6,5 | −1,4 | 2,6 | 1,6 | −5,4 | −23,4 | −36,6 | −43,9 | −46,8 |
Явым-төшем нормасы, мм | 40 | 33 | 32 | 31 | 41 | 63 | 65 | 60 | 51 | 53 | 46 | 43 | 558 |
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казан шәһәренең халык саны — 1, 251 млн кеше (2018), шәһәр мәйданы — 425,3 км².
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Татарстан башкаласында 1 308 660 кеше, шул исәптән 592 360 ир-ат һәм 716 300 хатын-кыз яши. Совет районында ― 336 927, Идел буе районында ― 272 527 кеше, Яңа Савин районында ― 222 926, Киров районында – 140 001, Мәскәү районында – 133 168 (59 668 ир-ат һәм 73 500 хатын-кыз), Авиатөзелеш районында – 118 106, Вахитов районында 85 005 кеше яши [9].
Халыкның үсеш күрсәткече[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казан халкының үсүе астагы исемлектә күрсәтелгән.
1800 | 1858 | 1897 | 1907 | 1917 | 1920 | 1923 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2009 | 2018 | 2020 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
40 000 | 61 000 | 130 000 | 161 000 | 207 000 | 146 000 | 158 000 | 667 000 | 868 000 | 993 000 | 1 094 000 | 1 105 000 | 1 131 000 | 1 251 000 | 1 308 660 |
Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казан — күпмилләтле шәһәр. Монда татарлар, руслар, чуашлар һ. б. милләтләр яши.
Башкалада татарлар һәм русларның саны якынча берүк (татарлар 47,6 %, руслар 48,6 %). Өченче урында Республикадагы кебек үк чуашлар, 4—5 урыннарда украиннар һәм әзериләр тора.
Милләт | 1885[10] | 1897[11] | 1906[12] | 1920[13] | 1935[12] | 1939[14] | 1970[15] | 1979[15] | 1989[15] | 2002[16] | 2010[17] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
руслар | 83,5% | 73,4% | 81,7% | 74,0% | 69,8% | 65,2% | 60,2% | 58,0% | 54,7% | 48,7% | 48,6% |
татарлар | 11,5% | 22,0% | 15,8% | 19,4% | 25,6% | 30,0% | 35,3% | 37,8% | 40,5% | 47,5% | 47,6% |
чуашлар | 0,001% | 0,4% | 0,03% | 0,4% | ? | 1,0% | ? | ? | 1,1% | 0,8% | 0,8% |
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казанда төрле дин вәкилләре яши. Мөселманнар һәм православ христианнар күпчелекне тәшкил итә. Шулай ук католиклар (кара: Казан католик гыйбадәтханәсе), яһүдиләр (кара: Казан синагогасы), лютераннар (кара: Казан кирхасы), староверлар (кара: Покрау чиркәве) һ. б. дин вәкилләре бар.
Шәһәр исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казан исеме барлыкка килүе хакында бик күп версияләр һәм риваятьләр бар:
- «Казан» сүзеннән (котёл). Риваять буенча, хан үз хезмәтчесен су алырга җибәргән. Хезмәтче су алганда алтын казанны елгага төшергән. Шуннан соң елганы да, шәһәрне дә Казан дип йөртә башлаганнар.
- Кайсыбер кешеләр елга исеме «каз» сүзеннән чыккан диләр. Аларның фикеренчә, борынгы заманларда елга янында казлар яшәгәннәр. Шуннан елгага Казан суы исеме бирелгән, соңыннан шәһәргә дә исем күчкән.
- Башкорт филологы Җ. Киекбаев сүзләренчә, Казан исеме «каен» сүзеннән килә. Мәсәлән, Башкортстанда Казанлы исемле авыл бар. Киекбаев фикеренчә, бу исем элек Каенлы булган (авыл каеннар урманы эчендә тора).
- Хәсән хан исеменнән.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рәсми юрама буенча, Казанга бер меңнән ел элек нигез салынган. Шундый датировкага сәбәпче булып Казан Кирмәнендә казу эшләре нәтиҗәсендә табылган җирле балчыктан ясалган чүлмәкләр (Болгар каласыннан һәм башка шәһәрләрдән шушы чүлмәкләр китерелә алмаганнар, чөнки андагы балчык туры килми) һәм чех кенәзе изге Вацлав дәверендәге (фаразан 929—930 еллар) чех тәңкәләре булганнар.
Казан Идел Буе Болгарының төньягында чик буе кальгасе буларак нигезләнгән. Шәһәрнең үсешенә сәүдә юллары киселешендә уңайлы җәгърафик урнашуы булышлык иткән. XIII—XIV гасырларда шәһәр үсеш кичерә һәм Алтын Урда составында мөһим сәүдә-сәяси үзәге булып җитә.
1438 елда болгар кальгасен Олугъ Мөхәммәт тарафыннан алына, шәһәр Казан ханлыгының башкаласы булып киткән. Ул вакытта шәһәрдә балчыктан ясалган әйберләр, күн әйберләре, корал җитештерү үсеш алган. Мәскәү кенәзлеге белән сугышлар нәтиҗәсендә башта Мәскәү Казанга ясак түләргә мәҗбүр була, әмма соңрак руслар өстенлек алалар һәм сугышлар чиратлашуы 1552 елда, Казанның яулап алуы белән тәмам була. Шәһәр халкының күпчелеге кырып-бетереп үтерелә, ә исән калган татарларга руслар шәһәрдә яшәргә түгел, хәтта шәһәр эченә керергә дә тыялар. Шәһәр ташландык хәлгә килгән һәм бушап калган. Аларны Болак аръягындагы Кораеш бистәсе янына куып чыгарылар. Күпләр яңа җирдә йорт сала алмаган, шәһәрдә калган иске йортларын дә сүтеп күчерә алмаганнар, шуңа исән калганнарның күбесе тәмам бөлгенлеккә төшеп авылларга тарлырга мәҗбүр булган. Ахыргы исәптә, 1557 елда Казанның 30—40 мең кешесеннән бары тик 6 мең генә калган;[18] 1556 елда төзелгән яңа ак ташлы кирмәненә 7 мең русны күчеп утыртканнар.[19]
XVII гасырда шәһәр яңа икътсади үсеш кичерә, һөнәрче бистәләренә нигез салына, беренче мануфактуралар барлыкка киләләр. 1646 ел җанисәп китабы буенча, Казанда 5432 ир-ат һәм 1652 йорт булган. Бөек Петр вакытында, 1708 ел, Казан шәһәре Казан губернасы башкаласы буларак санала, һәм шушы дәрәҗәне 200 ел саклап килә. 1718 елда Казанда адмираллык нигезләнә. 1722 елда Бөек Петр Казанга үзе дә килгән һәм Казанда үз 50-еллыгын бәйрәм иткән.[20]
1766 елда Екатерина II фәрманы буенча шәһәр белән шәһәр думасы җитәкчелек итә башлаган. 1768 елда архитектор Василий Кафтырев тарафыннан шәһәрнең беренче генераль планы төзелә. Шул ук вакытта Яңа Татар бистәсе барлыкка килгән. 1774 елның җәен, Емельян Пугачёв күтәрелеше вакытында Казан камалыш хәлендә калган. 20 мең санлы баш күтәрүчеләрнең гаскәре 11 июль көнне шәһрәгә якын килде һәм икенче көнне штурмны башлаган. Пугачёвчылар Кирмәннән башка бөтен шәһәрне басып алганнар, шәһәрдә янгын кабынып китте, Пугачёв гаскәрне шәһәрдә чыгарды һәм өч көннән соң Арча кырында җиңелгән булды.
XVIII гасыр азагында Казанда якынча 22 мең кеше, шәһәр яны бистәләре белән бу сан 40 меңгә кадәр җиткән, шулардан нибары якынча 10% өлеше — татарлар.[21] Шәһәр Идел буеның мәгариф һәм мәдәният үзәгенә әверелде: 1758 елда Казанда Россиядә беренче провинциаль гимназия, 1771 — беренче мәдәрәсәләр, 1791 елда даими театр барлыкка килгәннәр. 1804 елда, Россиядә өченче булып, Казанда университет ачылган, ул Казанның эре фәнни үзәге статусын тагы да ныгытты.
- Соңгы 90 елда Казан шәһәре Татарстанның башкаласы булып тора.
Административ бүленү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
№ | Район исеме | Халык саны (мең кеше) |
Мәйдан (гектар) |
Мәгълүмат |
---|---|---|---|---|
1 | Авиатөзелеш районы | 110,1 | 3 891 | |
2 | Вахитов районы | 83,3 | 2 582 | |
6 | Идел буе районы | 218,8 | 11 577 | |
3 | Киров районы | 107,2 | 10 879 | |
4 | Мәскәү районы | 130,5 | 3 881 | |
7 | Совет районы | 266,1 | 7 687 | |
5 | Яңа Савин районы | 204,2 | 2 066 |
2010 елда түбәндәге районнарының администрацияләре берләштерелгән:[22]
- Яңа Савин һәм Авиатөзелеш (Яңа Савин районы администрациясе нигезендә)
- Идел буе һәм Вахитов (Идел буе районы администрациясе нигезендә)
- Мәскәү һәм Киров (Мәскәү районы администрациясе нигезендә)
Мэр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәрнең башлыгы — мэр, ул шәһәр думасы депутлары тарафыннан үз әгъзалары саныннан сайланыла. 2005 елның 17 ноябреннән бу вазыйфаны Илсур Мәтшин башкара.
Үз сессияләрен шәһәр думасы шәһәр рәтүше бинасына үткәрә. Шәһәр думасы Казанның норма чыгару органы булып тора, сайлаулар 5 елга бер тапкыр уздырылалар.[23] Шәһәр думасы рәисе — мэр, аннан башка Дума Президумына ике мэр урынбасары, яшь буенча иң олы депутат һәм җиде комиссияләрнең башлыклары керәләр.
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казан — Россиянең иң зур сәнәгый, финанс, сәүдә һәм туристик үзәкләрненнән берсе. Тулаем шәһәр продукты күләме 2013 елда 486 млрд сумны, төяп җибәрелгән тауарлар күләме 254 миллиард сум, ваклап сату тауар әйләнеше 410 миллиард сум тәшкил иткән.[24]
Шәһәрнең сәнәгый нигезен машиналар төзү, химия вә нефтехимия, биңел вә азык-төлек сәнәгатьләре тәшкил итәләр. Казанның иң эре ширкәтләре — «Казаноргсинтез» химия комлексы (полиэтилен, полиэтилен торбалар, синтетик суыткыч матдәләр, фенол, ацетон, нефть чыгаруда һәм газ киптерүдә кулланыла торган химик реагентларны чыгара), Россиядә иң иске Казан дары заводы һәм Россиядә сирәк очрый торган өч авиацион сәнәгате ширкәтләренең кластеры — очкыларны җитештерә торган С. П. Горбунов исемле КАҖБ (Ту-160 исемле дөньяда иң зур, авыр һәм куәтле стратегик бомбга тотучының җитештерүчесе), боралакларны җитештерә торган Казан боралак заводы һәм йөрткечләрне җитештерә торганКМҖБ.
- Яңа медицина җиһазларын җитештерүне өйрәнү буенча алман партнерлары белән бергә медицина («КМИЗ») һәм оптика җиһазлары («КОМЗ») предприятияләре, Италия җиһазларыннан файдаланып, синтетик югыч матдәләр чыгаруда «Нәфис» шактый уңышка иреште.
- Сәнәгать ширкәтләре тарафыннан 2004 елда 58,7 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. Җитештерү күләме буенча «Казаноргсинтез», «КВЗ», «КМПО», «Пивоваренное объединение „Красный восток“-Солодовпиво», «Нәфис-косметикс», ФГУП «С.П.Горбунов исемендәге КАПО», ТЭЦ-3 кебек оешмалар алдынгы урыннарда тора.
- Казанда чит ил инвестицияләре белән 100 дән артык предприятие, чит ил юридик зат филиаллары һәм 150 фирма вәкиллеге теркәлгән. Шәһәрнең төп чит ил инвесторлары булып Швейцария, Кипр Республикасы, Германия, АКШ, Словения илләре санала.
Сатудан килгән акча буенча Россиядә беренче 500ендә торган 6 ширкәтнең штаб фатиры Казанда урнашкан. Шәһәр эшкуарлык үзкләренең гомуми мәйданы 330 мең м²-ны тәшкил итә, шул исәптә 127 мең² м «A» һәм «B» сыйныфларга карый.[25] Үз банкларының берләштерелгән капиталы күләме буенча Казан, Мәскәү һәм Петербургдан гына калышып, өченче урында тора.[26]
Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тимер-юлы вокзалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны карагыз: Казан-1, Казан-2
Казан вокзалының төп бинасы
Вокзал комплексы шәһәрнең үзәк өлешендә урнаша һәм үзенә берничә бинаны кертә. Бер ел эчендә вокзал 8 миллион кешегә хезмәт күрсәтә.
Казан шәһәр яны электр поездларының соңгы пунктлары Яшел Үзән, Канаш, Сергач, Түбән Новгород (Мәскәү юнәлеше), Арча, Нократ Аланы, Ижау (Ижау юнәлеше), Буа булып торалар.
1974 елда шәһәрнең төньягында яңа вокзал төзелеше башланды, 1976 елда төзелгән диярлек карказа ташлаган иде һәм утыз артык ел эчендә бу «озак төзү» булып кала иде. 2010—2011 елларда иске бинасын җимереп бетерәләр һәм яңа вокзал бинасын төзәләр, ачылышы 2012 елның 5 августта үтте.
Автомобиль транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр аша М7 «Идел» (Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Чабаксар — Казан — Уфа), Р175 (Йошкар-Ола — Яшел Үзән — Казан), Р239 «Ырынбур тракты» (Казан — Чистай — Әлмәт — Ырынбур), Р241 (Казан — Буа — Сембер) автоюллар баралар.
Елга транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны карагыз: Казан Елга порты, Qazan Yılğa portı
Казан елга порты Идел елгасы сул ярының 1310 километрда урнашкан. Россиянең иң эре елга портларының берсе булып тора, Россия Бердәм тирәнсу системасы буенча Балтыйк, Ак, Каспий, Азов, Кара диңгезләре белән бәйләнгән, 5-диңгезле порты булып тора.
Вокзал шәһәрара круиз суднолар пассажирларга да, шәһәр яны юнәлешләргә дә (Зывыз, Тәтеш, Болгар, Печище, Зөя, Садовая) хезмәт күрсәтә.
Җәмәгать транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казанның беренче җәмәгать транспорты төре булып 1854 елда омнибус барлыкка килгән. 1875 елларда атлы трамвай, ягъни «конка» ачылган. «Конка»га алмашка 1899 елда трамвай хәрәкәте ачыла. 1926 елда шәһәрдә автобус хәрәкәте, ә 1948 елда — троллейбус хәрәкәте ачыла.
1979 елдан соң, ягъни Казан халкы миллион кеше чиген узгач, шәһәр метрополитен төзелешенә дәгъва итү мөмкинлеген алды. Төзелеш эшләре 1996 елда башланган. Россиядә җиденче булып, Казан метрополитены тантаналы рәвештә 2005 елның 27 августында ачылган.
Метро[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны да карагыз: Казан метросы
Казан метрополитен 2005 елның 27 августында Казанның меңъеллыгын билгеләнгәндә ачыла. Хәзер ун станциядә тора: Авиатөзелеш, Төньяк вокзал, Яшьлек,«Кәҗә бистәсе», «Кремль», «Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Әмәт», «Горки», «Җиңү проспекты». 2013 елның 9 маенда «Яшьлек», «Төньяк вокзалы» һәм «Авиатөзелеш» метро станцияләре ачылды.
ММЧ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Телевидение[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Канал | Телекомпания |
---|---|
1 | «Первый канал» |
2 | «Татарстан — Яңа Гасыр» |
3 | «Россия-1»/«Татарстан ДТРК» |
6 | «СТС-Казан» |
7 | «Домашний» |
10 | «ТНТ» |
11 | «Эфир»/«РенТВ» |
12 | «НТВ» |
21 | «ТВ3» |
27 | «Россия-24» |
29 | «Звезда—KZN» |
32 | «Россия К (Культура)»/«Euronews» |
35 | «Пятый канал» |
39 | «ТВ Центр» |
43 | «Канал Disney» |
47 | «Муз-ТВ»/«БИМ-ТВ» |
50 | «Россия-2» |
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәктәпкәчә баскыч мәгарифне 282 балалар бакчасы тәшкил итә. Күбесенчә алар муниципалитет балансында торалар. Урта белемне Казанда 178 мәктәп бирә, шулар арасында 36 гимназия һәм 9 лицей. Өстәмә мәгариф үзенә 49 музыкаль, 10 рәсем ясау һәм 43 спорт мәктәпләрен кертә.
Югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп мәкалә: Казан югары уку йортлары
2009 елдагы хәле буенча, Казанда 44 югары уку йорты эшли, шул исәптә чит шәһәрдәге ЮУЙларның 19 филиал һәм вәкиллек; аларда 140 мең студент белем ала. Бервакытта федераль һәм ике милли тикшеренү универстетына Россиядә Казан гына ия. Шәһәрнед иң эре ЮУЙлар:
‘Казан дәүләт университеты’ — 1804 елның 17 ноябрендә нигезләнгән. Шәкертләр арасында Сергей Аксаков, Милий Балакирев, Павел Мельников-Печерский, Лев Толстой, Владимир Ленин, Велимир Хлебников кебек кешеләр булганнар.
Хәзерге вакытта университет үзенә 14 факультетны, А. М. Бутлеров исемендәге Химик институтны, көнчыгыш телләр институтын, тел институтын һәм шулай ук 2 филиалын (Яр Чаллы һәм Яшел Үзән) кертә. КДУда 40 белгечелек һәм 7 юнәлеш буенча ел саен 16 000 студент һәм 615 аспирант укый. Педагоглар саны 1137 кеше, шуларның арасында 208 профессор һәм фән докторлары, 585 доцент һәм фән кандидатлары.
А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты — милли тикшеренү университеты статусын йөртә.[27] 1932 елның 5 мартында Авыр сәнәгате халык комиссарлыгы караы белән Казан университетының аэродинамика факультеты нигезендә оештырылган. 1992 елда Казан авиация институты Казан дәүләт техника университетына үзгәртеп корылган. Университетның фәнни потенциалны 9 факультет, 58 кафедра, 57 лаборатория, 10 фәнни-техник үзәк, 3 университет ФТИ-ны кертә. Университетта якынча 15 мең укучы өйрәнә.
Казан илкүләм тикшеренү технология университеты — шулай ук милли тикшеренү университеты статусын йөртә.[28] Ул 1897 елда Казан берләшкән сәнәгый училищесы буларк ачылган. 1919 елда Казан политехника университетына үзгәртеп корылган. 1930 елда КПУ химия факультеты нигезендә Казан химия институты барлыкка китерелә. 1930 елның 23 июненән А.М. Бутлеров исемендәге Казан химия технология институты. Ә 1935 елның 23 апреленнән 1992 елның декабренә кадәр С.М. Киров исемендәге Казан химия технология институты дип атала.
|
Файл:5 building Kai |
|
|
КФУ баш бинасы | А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының 5-нче бинасы | Элекке Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты бинасы | Казан милли тикшеренү технология университетының бинасы |
Башка югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
|
Урта һөнәри белем уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Казан педагогика көллияте
- Казан театр училищесы
- Казан музыка училищесы
- Казан хореография училищесы
- Казан сынлы сәнгать училищесы
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казанда ел саен түбәндәге мәдәни чаралар уза:
- Р. Нуриев исемендәге классик балетның халыкара фестивале.
- Фёдор Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале.
- Халыкара мөселман киносы фестивале.
- Халыкара «Тынычлыкның яратылышы» музыкаль фестивале.
Театрлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академик театры
Театр 1906 елның 22 декабрендә ачылган дип санала, чөнки бу көнне халык алдында беренче татар театры уйнала. 1922 елдан алып театрның үз бинасы барлыкка килә. Театрның хәзерге бинасы 1987 елда ачыла.
- Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
- Муса Җәлил исемендәге опера театры
- Габдулла Кариев исемендәге театр
- Курчак театры
- Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ)
- «Болакта» Яшьләр театры (рус. Молодёжный Театр «На Булаке»)
Музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
1996 елда шәһәр читендә — Гвардия урамында ачылган була. 2010 елда музейга юкка чыгу куркынычы янагач, Татарстанның иҗат берлекләре җитәкчеләре республика һәм шәһәр җитәкчелегенә уникаль күргәзмәне саклап калу үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. 2011 елда Казан мэры Илсур Мәтшин патронажлыгында Бауман урамында бирелгән бинага реконструкция башлана[29]. 2013 елның 26 июнендә Казанның үзәгендә музей-галереяның яңа бинасы ачыла.[30]
|
|
|
|
ТР милли музее | ТР дәүләт сынлы сәнгать музее | Габдулла Тукайның Әдәби музее |
Халыкара эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казанда Белорусия[31] һәм Словения[32] илчелекләрнең бүлекчәләре, Иран, Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан һәм Франция консуллыклары, Алмания,[33] Хорватия[34], Франция, Финляндия һәм Словениянең виза үзәкләре, Италия[35] виза үзәгенең филиалы, Алманиянең сервис-виза үзәге һәм Аурупа берлегенең берләшкән виза үзәге[36] урнашканнар.
Элемтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казандә «Россия почтасы» филиалы «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенә караган 84 почта элемтәсе бүлекчәсе эшли.[37] Казан телефон челтәренең рәсми ачылышы 1888 елның 15 (27) ноябердә булган. Әлеге вакытта шәһәрдә дүрт чыбыклы телефон элемтәсе операторы эшли. Телефон челтәренең гомуми сыйдырышы 456 мең номернны тәшкил итә.[38] Шәһәрдә 5 кесә элемтәсе операторы бар (Билайн, МегаФон, МТС, Ростелеком (НСС), Летай (элекке Смартс)). Интернетны кулланучылар саны 428 мең кешене тәшкил итә, бу Россиядә дүртенче күсәткеч.
Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казан — спорт өлкәсендә иң үсеш алган шәһәрләрнең берсе. Шәһәр 2005 һәм 2011 елларда туплы хоккей буенча дөнья чемпионатларны, 2013 елда Җәйге Универсиаданы, 2014 елда кылычбазлык буенча дөнья чемпионатны кабул иткән. Шулай ук шәһәрдә 2015 елгы су спорт төркемле Дөнья чемпионаты, 2017 елгы Конфедерация кубогы һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чепмионаты уеннарны кабул итәчәк.
Шәһәр төрле спорт төрләрендә җиңүләр саны буенча иң беренче урыннарда тора, шул исәптә төп такым спорт төрләрендә («Рубин» футбол такымы; «Ак Барс» хоккей такымы; «Уникс» баскетбол такымы; «Зенит-Казань» һәм «Динамо» волейбол такымнары; «Динамо-Казань» туплы хоккей такымы; «Динамо» (чирәмдәге хоккей); «Синтез» су полосы такымы).
Махсус 2013 елгы Универсиадв өчен 2010 елда нигезләнгән Универсиада авылы студентлар тулай торагы буларак кулланыла. Ул Россия җыелма такымнарны әзерләү буенча федераль үзәге буларак та кулланачак.
Казанда күп Россия һәм дөнья дәрәҗәдәге эре спорт объектлары, шул исәптә кайбер спорт төрләре илдә сирәк очрый торган я бердәнбер спорт объектлары бар.
Үзәк стадион, Баскет-холл, Татнефть-Арена, Теннис академиясе, Чирәм хоккее үзәге, Волейбол үзәге, «Ак Барс» көрәш сарае, Урта Кабан күлендә ишү каналы, Су спорт төрләре сарае һәм кайбер башка объектлар иң югары дәрәҗәдәге халыкара ярышларны кабул итә алалар. 2013 елның җәен Җәйге Универсиаданың төп аренасы булган һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарны кабул итәчәк 45 мең урынлы «Казан-Арена» стадионы ачылган. Казан ипподромы — Россиядә иң зур һәм Аурупада иң зурларыннан берсе. Шәһәр тирәсендә, Яшел Үзән районында ел буе эшләүче «Казан» тауда чаңгы шуу спорт курорты, Зөядә җәя һәм арбалеттан ату үзәге, Коркачыкта пәрәшүт һәм авиаспорт үзәге урнашкан.
Шәһәрдә туган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Карагыз: Төркем:Казанда туганнар
- Нәфыйга Арапова (1900—1943), татар театрына нигез салучыларның берсе, ТАССР атказанган артисты (1939).
- Галия Измайлова (1909—1983) — Татарстан АССР халык комиссары (1938—1943).
- Нариман Сабитов (1925-1971) — композитор, Салават Юлаев премиясе иясе (1972, вафатыннан соң).
- Дементий Шмаринов (1907-1999), ССРБ халык рәссамы.
- Шамил Башкиров (1927-2010), КФУ профессоры.
- Сәйяр Айдаров (1928-2014) — архитектура профессоры.
- Ильяс Айдаров — рәссам, Тукай премиясе (2013).
- Рөстәм Килдебәков — рәссам, Тукай премиясе (2011).
- Рево Идиятуллин (02.10.1932), КПСС-ның Татарстан республика комитеты беренче сәркатибе (1990-1991).
- Эра Җиһаншина — РФ халык артисты.
- Шамил Тимербулатов — композитор, Тукай премиясе (2013).
- Вероника Тушнова — шагыйрә, популяр җырлар авторы.
- Рөстәм Абязов — музыкант, дирижёр, оркестр җитәкчесе, Тукай бүләге иясе.
- Рафаэль Газимов — спортчы (гандбол), тренер, Россия чемпионы.
- Миләүшә Таминдарова — хор җитәкчесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2007), доцент.
- Михаил Тимаев — балет биючесе, Тукай премиясе лауреаты (2015).
- Айрат Шәфигуллин — Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы сәркатибе (2014).
- Венера Гыймадиева — Мәскәүнең Зур театры җырчысы.
- Нәфисә Хәйруллина — Камал театры артисты.
- Искәндәр Хәйруллин — Татарстанның халык артисты (2015).
- Зөлфия Таҗуризина (22.06.1932), МДУ профессоры (1995).
- Артем Сидоров (13.07.1975), ТР экология һәм табигый ресурслар министры (2010-2015).
- Альберт Мәүликов (22.05.1968), ТР таможнясы башлыгы (2008), генерал-майор.
- Рәшит Гафиятуллин (12.04.1954), ТР конституция суды казые (2014 елдан).
- Диләрә Әүхәдиева — Россия кино һәм театр артисты.
- Чулпан Хаматова — Россия кино һәм театр артисты, РФ халык артисты.
- Шамил Хаматов — Россия кино һәм театр артисты.
- Айдар Хәбетдинов — тарих фәннәре докторы.
- Шәүкәт Ибраһимов — галим-физик.
- Нурания Җамали — телевидение режиссеры.
- Гүзәл Яхина — язучы.
- Радик Бариев — артист.
- Раилә Гарипова — балетмейстер.
- Рәүфәл Мөхәммәтҗанов — Татар опера һәм балет театры директоры.
- Айрат Ишморатов — композитор (Канада).
- Рәшит Мостафин — баянчы, дирижер.
- Игорь Носов — «“Иннополис” АИЗ» ААҖ генераль директоры (2013).
- Петр Сперанский, архитектор, театр рәссамы.
- Халидә Хәйретдинова, пианист (АКШ).
- Айгөл Хәйри, җырчы.
- Рәшит Абдуллин, җырчы (бас), композитор.
- Марат Бариев, РФ Олимпия комитеты генераль сәркатибе (2010).
- Олег Морозов, сәясәтче.
- Фәрит Вәлиуллин, рәссам-монументчы, Тукай премиясе (2016).
- Дмитрий Бугров, археолог, Тукай премиясе (2016).
- Дания Нуруллина, драма актрисасы, РФ атказанган (2010), ТР халык (1991) артисты.
- Александр Леухин, рәссам, Тукай премиясе (2016).
- Игорь Щетинин, рәссам, Тукай премиясе (2016).
- Павел Беньков, рәссам.
- Рокыя Ибраһимова, баянчы.
- Альфред Сәйдәшев, РСФСР атказанган юристы, казый. С. Сәйдәшевның өлкән улы.
- Йолдыз Исәнбәт, музыка белгече.
- Максим Дмитриев, Советлар Берлеге Каһарманы (1940).
- Наталия Гутман, виолончелист, ССРБ халык артисты (1991).
- Николай Фешин, рәссам.
- Гала Дали, рәссам С. Далиның музасы.
- Алексей Песошин, ТР премьер-министры (2017 елдан).
- Диана Сәфәрова, кино- һәм артпродюсер.
- Геннадий Паушкин, язучы.
- Михаил Лаврентьев, математик, академик.
- Виктор Тихомирнов, инкыйлабчы, «Республика Татарстан» газетасының беренче мөхәррире.
- Иван Харитонов, нәшир, басмаханә хуҗасы.
- Мөхәммәд Вәлишин, драма актеры.
- Николай Столбов, хәрби диңгезче.
- Нияз Халитов, галим, архитектор.
- Борис Шульгин, генерал-лейтенант, Советлар Берлеге каһарманы.
- Николай Столяров, ике тапкыр Советлар Берлеге Каһарманы, очучы.
- Рөстәм Заһидуллин, ТР юстиция министры (2017 елдан).
- Рафаил Такташ, рәссам, фән докторы.
- Артем Здунов, ТР икътисад министры (2014 елдан), Дагстан премьер-министры (2018 елдан).
- Нурдия Җүрәева, ТДОһБТның баш хормейстеры.
- Ләлә Миңнуллина, Тинчурин театры актрисасы, ТР халык артисты.
- Алсу Тимергалина, рәссам.
- Андрей Поминов, радиофизик, министр урынбасары.
- Сергей Саначин, архитектор, ТР атказанган архитекторы.
- Эмиль Талипов, актер, ТР атказанган артисты (2018).
- Разия Мөэминова, тарихчы галим (Ташкәнт).
- Нурбәк Батулла, биюче, балетмейстер.
- Чулпан Закирова, биюче, хорегораф, ТР халык артисты.
- Ренат Мөслимов, геолог, КФУ профессоры.
- Мансур Гыйләҗев, драматург.
- Зөлфия Вәлиева, Тинчурин театры актрисасы, ТР атказанган артисты.
- Илнур Кәримов, каратечы.
- Талия Миңнуллина, ТР ИҮА җитәкчесе (2014 елның 17 октябреннән).
- Гөлшат Нигъмәтуллина, ТР МК ГАТХИ башлыгы (2019).
- Ольга Редько, ТР сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе (2014).
- Артем Хохорин, ТР буенча эчке эшләр министры.
- Венера Шакирова, Камал театры актрисасы.
- Салават Юзеев, язучы, режиссер.
- Айдар Юзиев, фәлсәфәче-галим.
- Дамир Динниулов, эчке хезмәт генерал-майоры, Татарстанның ДОСААФ идарәсе рәисе (2018 елдан).
- Лилия Низамиева, актриса, ТР атказанган артисты (2019).
- Илдар Хәйруллин (1950), актер, педагог, РФ атказанган (1999), ТР халык (1991) артисты.
- Рафаиль Закиров (1949—2020) — РФ атказанган хәрби очучысы (1992).
- Ибраһим Гафуров, драма актеры. ТАССР халык (1970) артисты.
- Рушан Шәмсетдинов (1946), Татарстанның халык рәссамы.
- Александр Карпов (1953), Яшел Үзән суднолар төзү заводы ААҖ генераль директоры (2018–2020).
- Шамил Галиев (1942), техник фәннәр докторы (1979), профессор (1991).
- Һарун Салихов (1913―1971), физика-математика фәннәре докторы, профессор.
- Илшат Әминов (1963), журналист, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры.
- Вадим Дулат-Алиев (1969), сәнгать фәннәре докторы (1999), профессор (2005), Казан консерваториясе ректоры (2021).
- Наил Бохараев (1955), физика-математика фәннәре кандидаты (1983), КФУ доценты.
- Герман Бакулин (1947), архитектор, ТР атказанган архитекторы (1994).
- Камилә Шакирова (1993), Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты.
- Алсу Шакирова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2007 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
- Альбина Гашигуллина, драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты.
- Айгөл Миңнуллина, драма актрисасы, Камал театры артисты.
- Диләрә Фазлыева, драма актрисасы, «Тантана» премиясе лауреаты (2017).
- Алсу Сибгатуллина, драма актрисасы.
- Артур Шайдуллин, драма актеры.
- Дамир Гыйлемханов (1999―2022), танк механигы, ефрейтор, Россия Федерациясе Каһарманы (2022, үлгәннән соң).
- Ленар Фәттахов (2003), «Рубин» ФК футболчысы (ярымсакчы). Яшүсмерләр арасында Россия чемпионы (2019).
Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Партнёр шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
|
Мосафирханәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ https://en.unesco.org/creative-cities/events/unesco-designates-66-new-creative-cities
- ↑ http://tatstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/tatstat/resources/653e220044e2e011afb9afde4cdebdf4/%D0%9C%D0%9E%D1%87%D0%B8%D1%81%D0%BB2018.pdf
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ https://www.braunschweig.de/leben/stadtportraet/partnerstaedte/kasan.php
- ↑ https://www.cheladmin.ru/ru/gorod-chelyabinsk/goroda-pobratimy/kazan-respublika-tatarstan
- ↑ https://www.comune.verona.it/nqcontent.cfm?a_id=5485
- ↑ Рогож елъязмачысы
- ↑ Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
- ↑ Җанисәпнең ахыргы нәтиҗәләре: Казанда яшәүчеләр саны 1,3 миллионнан артып киткән. [Татар-информ], 19.10.2022
- ↑ http://istmat.info/files/uploads/55542/1889-1890_pamyatnaya_knizhka_kazanskoy_gubernii.pdf
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=454
- ↑ 12,0 12,1 ИСТОРИЯ КАЗАНИ В ДОКУМЕНТАХ И МАТЕРИАЛАХ. XX ВЕК
под редакцией Р.У. Амирханова.
- ↑ http://xn--90ax2c.xn--p1ai/catalog/000202_000006_1603670%7C04BC25A9-3B8B-4DCB-A92C-E3DA6BE945E5/viewer/
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2380
- ↑ 15,0 15,1 15,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-10-05
- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-10-05
- ↑ Михаил Худяков. Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар.
- ↑ http://www.spsl.nsc.ru/history/descr/kazan2.htm
- ↑ http://www.iske-kazan.ru/izvestnye-lyudi/225-petr-i-v-kazani
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2009-04-18, retrieved 2014-10-08
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2009-05-01, retrieved 2014-09-12
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-05-11, retrieved 2014-09-12
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-10-17, retrieved 2014-09-10
- ↑ http://www.arendator.ru/articles/1/art/21158/
- ↑ http://www.skyscrapercity.com/showpost.php?p=32583604&postcount=1
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2010-03-27, retrieved 2014-10-08
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-01-16, retrieved 2014-10-08
- ↑ Дилетант, archived from the original on 2015-05-10, retrieved 2014-09-14
- ↑ http://www.museum.ru/M2731
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-01-19, retrieved 2014-10-08
- ↑ http://kazanx.ru/firmy/otdelenie-posolstva-respubliki-sloveniya.html
- ↑ http://116kzn.ru/event/vizovyy-centr-germanii-v-kazani-gotov-k-priemu-posetiteley
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-10-16, retrieved 2014-10-08
- ↑ http://www.italyvms.ru/ru/content/117.htm
- ↑ http://www.interfax-russia.ru/Povoljie/main.asp?id=188485
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-09-10, retrieved 2014-10-08
- ↑ http://www.mtalk.ru/ptopic3150.html(үле сылтама)
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Казан мэриясенең рәсми порталы. 2010 елның 20 февраль көнендә архивланган.
- Казанга мең ел
- Казан Кремле
- Казан Кремле комплексы (русча) 2011 елның 23 август көнендә архивланган.
- Казан меңьеллыгы 2010 елның 27 февраль көнендә архивланган.
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Казан ханлыгы
- Татарстан
- Абд ар-Рахман ибн Мөэмин
- KAZANSUMMIT
- Казан ярминкәсе
- Казан шәһәре бүләкләре